Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:15

Чаллы коммунистлары Донбасс республикаларын танырга чакырды


6 ноябрь Чаллының Җиңү паркында Октябрь инкыйлабының 97 еллыгы билгеләп үтелде. Җыенда социаль таләпләр белән бергә Донецки һәм Луһански республикаларын тану тәкъдиме дә булды.

Урам җыенын "Русия коммунистлары" фиркасе җитәкчесе Татьяна Гурьева ачты һәм алып барды. Фирка әлеге җыенда сугыш чоры балаларын яклап, аларның пенсияләренә өстәмә түләү буенча Татарстан һәм Русия президентларына мөрәҗәгатькә имза җыю эшен дә оештырган иде. Җитәкчеләре белдерүенчә, инде Русиянең 17 төбәгендә сугыш чоры балалары (1928-45нче елгылар) 1,5 мең сумга кадәр өстәмә акча алалар икән.

Бирегә килүчеләрнең күпчелеге сугыш чоры балаларына социаль ярдәм алу буенча Татарстан һәм Русия президентларына юлланасы мөрәҗәгатькә имза кую белән дә мәшгуль булды. Алар мөрәҗәгать белән танышуны, имза куюны якын-тирәдәге таш диварларга утырып, иелеп, бөкрәеп башкардылар. Сугыш чоры баласы булган Зәкия апа белән әңгәмә корабыз.

– Сез әле генә социаль ярдәм буенча булган мөрәҗәгатькә имза куйдыгыз. Мондый акча сезгә кирәкме, аңа мохтаҗмы?

– Акча миңа бик кирәк. Пенсиянең зур өлеше коммуналь түләүләргә, ашауга китә. Тауар бәяләре даими артып тора. Инде элекке киемнәрем дә тузды. Русиянең бик күп төбәкләрендә сугыш чоры балаларына өстәмә түләү бар. Без алардан киммени?

– Сез укытучы булып пенсиягә чыккансыз, шул акча гомер итәргә җитәме?

Коммунистлар җыены

Коммунистлар җыены

– Өч мең сумнан артыгы коммуналь түләүгә тотыла. Калганы тормыш кирәк-яракларына да китә. Ашауга күпме калганын үзләре санасын. Хөкүмәт кешеләре моны аңламый, алар зур хезмәт хаклары ала. Ә безнең хезмәт хаклары да, пенсияләр дә юк.

Вәлихан Җәләлетдинов Чаллыдагы урам җыенына Тукай районы Биклән авылыннан килгән. Аның белән бүгенге авыл тормышы хакында сөйләшәбез.

– Авыл халкы да тырмашып яшәргә маташа. Колхозлар таралды бит инде, бездә хәзер эшмәкәрләр хакимлек итә. Авыл хуҗалыгы, авыл эчендәге тормыш бетеп килә. Менә безнең Биклән авылында көтүлек җирләре дә, көтүе дә бетте. 560лап хуҗалыкка 6-7 сыер калгандыр. Шәһәрдән килгән сөт алып яшибез. Башка урыннарда кош-корт, мал асрарга тырышалар әле. Ә бездә мондый мөмкинлекләр дә юк, чөнки печән әзерләр урын юк, эшмәкәрләр бар җирне сөреп бетерде, дигән сүзләрне ишеттек Вәлихан Җәләлетдиновтан.

Урам җыенында култыклашып басып, бар чыгышларны игътибар белән тыңлап торган ирле-хатынлы Венер һәм Сания Шәйхулловларның бирегә ни өчен килүләре белән кызыксынабыз.

– Бүгенге урам җыенына чыгуыгызның сәбәбен әйтеп китә алмассызмы? 7 ноябрь көнен хөрмәтлисезме яки инде тормыштан канәгать булмавыгызны күрсәтергә теләдегезме?

Җыен шигарләре

Җыен шигарләре

– Бүген без бу мәйданга тормыштан канәгать булмаганга чыктык. Җитешсезлекләр бик күп булганга, нәфрәткә кадәр барып җитәрлек күренешләр күбәйгәнгә чыктык. Бирегә ризасызлык белдереп чыгучыларга көч-дәрт өстәргә килдек.

– "Бердәм Русия" фиркасе 2000нче еллар башында 2015 елга Русия халкының тормышы нык яхшырачак дип вәгъдәләр биргән иде. Тормышлар яхшыруга өметләрегез бармы?

– Яхшыруга бернинди дә өметләр юк. "Бердәм Русия" күзлегеннән һәм аларның хәрәкәтләре, гамәлләреннән чыгып караганда, яхшылык күренми. Гомер үтә тора. Ул фирка әлегә халыкны канәгатьләндерерлек яки бу әйбергә якын булган ни дә булса эшләмәде, эшләрен күрмибез. Бүгенге тромыштан канәгатьлек ала алмыйбыз.

– Украина-Русия вазгыятен күзәтеп барасызмы?

Коммунистлар җыены

Коммунистлар җыены

– Бу турыда уйланганыбыз бар. Украиннар белән урыс халкы гомергә дустанә яшәгән. Аларның бүгенге көндә сугыш хәлендә булуы, аралары буталып китүе уйландыра, әлбәттә. Монысы инде Русиянең югары җитәкчелегенең ахмак сәясәт алып бару нәтиҗәседер.

Без халык фикерләрен белешеп йөргән арада "Русия коммунистлары" фиркасе тәкъдим иткән урам җыены резолюциясе дә кабул ителде. Анда Русиянең ДСОдан (Дөнья сәүдә оешмасы) чыгуын, КАМАЗ ширкәтен дәүләт карамагына алу, Донецки һәм Луһански “халык республикалары”н тану турында да таләпләр бар иде. Донецки һәм Луһански республикаларына кагылышлы таләпләр резолюциянең иң азагында иде. Шуңадыр, шул хакта әйтелгәч, халыкның зур өлешендә ризасызлык туды, “зачем они нам нужны” дигән кычкырулар ишетелде. Җыенны оештыручылар тиз арада бу сорауларны бастырып, җыенга бирелгән вакытның бетүен, сафларга тезелеп урам йөрешен башларга кирәклеген тәкрарладылар. Халыкны Тынычлык урамына алып чыгып, ике чакрымлап җәяүле йөреш оештырылды. Полиция бу арада машиналарга юлны ябып торды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG