Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:41

Сигез айда Русиядән читкә китүчеләр Путинның ил җитәкчесе булып эшләгән елларының теләсә кайсы белән чагыштырганда да күбрәк булган. Белгечләр Русиядә яшәп, чит илләргә эшләүчеләр аз түгел дип әйтә.

Узган җомга көнне евро 60 сумга җитте, доллар 48 сумнан артты. Чикләүләрдән соң доллар һәм евроның күтәрелүе Русиядә күпләгән тауарларны да үз артыннан сөйрәде. Яшел Үзәндә карабодайны 59 сумга сата башлаганнар, шикәр комы да нык арткан. Халык коммуналь түләүләрнең дә ай саен арта баруына да зарлана. Кемнәрдер җыелган акчаларына ни дә булса алып куярга ашыга. Мондый хәбәрләр интернеттагы сәхифәләрдә дә күбәйде.

"Телефонные системы" ширкәтенең Казанда эшләүче ике програмчысы, Русиядә тормыш кыйбатлана барган бу көннәрдә, ноябрь ахырында Таиландка китәргә ниятләгән. Таиланд аларның күңеленә хуш килсә, шушы ширкәтнең тагын берничә егете диңгез буйларына күчәчәк. Бу хакта Азатлыкка "Телефонные системы"ның инженер-програмчысы Рузил Мөхетдинов белдерде. "Компьютерчы-програмчыларга дөньяның кай төшенә барып утырса да эшләрен дәвам итәргә була. Анда ашау да, күңел ачулар да арзанрак", ди ул. Програмчыларны Таиландтагы җылы һава, диңгез ярында ял итә-итә эшләү һәм бәяләрнең артык кыйммәт булмавы кызыктырган.

Рузил Мөхетдинов

Рузил Мөхетдинов

Таиландка китеп Русиядәге ширкәткә эшләсәләр дә әлеге егетләр казанган акчаларның бер өлеше Таиланд икътисадына да китәчәк. Аңа фатир арендалау, азык-төлек һәм башка чыгымнар керә.

2014 елның сигез аенда гына да Русиядән чит илләргә китүчеләр саны Русия президенты Владимир Путинның ил җитәкчесе булып эшләгән елларының теләсә кайсы белән чагыштырганда да күбрәк булган. Быел сигез айда Русиядән 203 мең 700гә якын кеше киткән. 2013 елның 12 аенда 186 мең 400 кеше башка илләргә күчкән булган. Бу саннарны Росстат китерә.

Журналист, милли интернет-проектлар җитәкчесе Данил Сәфәров Русиядән читкә акылның китүен элек тә булган һәм хәзер дә бар дип белдерә.

"Бу хәл програмчылар арасында гына түгел, фән эшлеклеләре, сәнгать кешеләре арасында да таралган әйбер. Иң кызыгы, аның статистикасы юк. Әйтик, берәр програмчы үзлегеннән өйрәнеп, чит илгә чыгып китә икән, ул беркайда да теркәлмәгән", ди Сәфәров.

Аналитиклар иң беренче чиратта яхшы белгечләрнең читкә китүен әйтә. Тәҗрибәле техник хезмәткәрләрнең, фән кешеләренең һәм идарәне яхшы белгәннәрнең читкә китүе якындагы елларда Русия икътисадын торгызуга киртә булып торачак ди алар.

Данил Сәфәров

Данил Сәфәров

Хәзер Русиядә "акылның читкә китүе" дигән гыйбарә дә ешрак телгә алына. Чит илләргә эшкә китүчеләр белән беррәттән Русиядә утырып та читкә эшләүчеләр аз түгел. Аларның күпчелеге програмчы-инженерлар, әмма күпме икәне генә билгеле түгел.

"Русиядәге кайбер тармакларда чит телләрне белгән програмчыларга кытлык барлыгын беләм. Мәскәү игъланнарын карасаң, 150-200 мең хезмәт хакы түлибез дип програмчылар эзлиләр. Минем монда Казанда өч танышым бар. Алар Казанга да, шул ук вакытта чит илгә дә эшләп ята. Аларның иң аз алганы сәгатенә 20 доллар эшли. Көненә сигез сәгать эшләсә аена 80 мең сумлап акча килеп чыга. Ә әйбәт програмчылар, фрилансерларның хезмәт хаклары 200 мең сумга кадәр җитә", ди Мөхетдинов.

Сәфәров фикеренчә, програмчы-инженерлар арасында Европа илләренә китеп түгел, ә җылы диңгез яры буйларында яшәп эшләүчеләр арта башлаган.

"Күпләр Русиядә утырып та чит илләргә эшләргә мөмкин. Мин беләм, күпләр Таиландта һәм Балида эшлиләр һәм яшиләр. Програмчыга синең кайда утыруың артык зур әһәмияткә ия түгел. Аларга эш кушучылар Казаннан, Мәскәүдән, Европа илләреннән дә булырга мөмкин. Европа илләренә сайтлар ясаучылар, мисал өчен, Европа илләрендә түгел, ә Казанда һәм Мәскәүдә дә яши", ди Сәфәров.

The Boston Consulting Group, HeadHunter и The Network тикшеренүләренә күрә, русияләрнең 41%ы чит илләргә китү турында да уйлана. Алар Лондон, Нью-Йорк, Париж, Берлин, Барселонада эшләү турында хыяллана.

Дөнья банкы хисабы: Бизнес кылу кайсы илдә кулайрак?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG