Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары хакимияткә ризасызлык белдерде


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Уфа коммунистлары Октябрь инкыйлабының 97нче еллыгы уңаеннан урам җыены уздырды. Урам җыенында 150гә якын кеше катнашты.

Урам җыены башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданында узды. Башка елларда ул тынлы оркестр музыкасы астында тантаналы йөреш белән башлана иде. Быел хакимият тантаналы йөрешкә рөхсәт итмәгән. Шуңа тынлы оркестр бер читтә ятимсерәп торды. Дөрес, чара тәмамлангач, халык алдагы җиңүләргә рухланып, “Интернационал” музыкасы астында таралды.

Урам җыенында 150гә якын кеше катнашты. Кулларда: “Русиянең коммунистлар фиркасе”, “Русия комсомолы”, “Сугыш балалары”, “7 ноябрь бәйрәмен халыкка кайтаруны таләп итәбез!”, “Халык ополчениесе”, “Рот Фронт” кебек шигарләрне, коммунистлар фиркасе һәм комсомол билгеләрен, Советлар берлеге байракларын, Ленин, Сталин рәсемнәрен күрергә була иде.

Яшь комсомол Азат Насретдинов
Яшь комсомол Азат Насретдинов

Чара Ленин комсомолы сафына әгъзалар кабул итү белән башланды. Комсомол сафын нибары бер егет тулыландырды. Таныклык кабул итеп алу белән яшь комсомол Азат Насретдинов Ленин идеяләренә тугры хезмәт итәргә ышандырды:

– 7 ноябрь минем өчен иң чын бәйрәм. Чөнки бу гаделлек өчен көрәшкән ата-бабаларымның якты бәйрәме. Ул чактагы идеаллар мәңгелек. Бушлай белем алу, сәламәтлекне ныгыту, тигезлек. Без бүген дә шулар өчен көрәшәбез. Мин алар иртәме-соңмы тормышка ашар, без җиңәрбез дип өметләнәм!

Урам җыенында иң ялкынлы чыгышны “Хезмәтчән Русия” хәрәкәте вәкиле Ирек Фазылов ясады:

Ирек Фазылов чыгыш ясый
Ирек Фазылов чыгыш ясый

– Бүгенге хакимият илне көрчеккә китереп терәде. Авыл хуҗалыгы җимерелде, җитештерү бетте. Сайлаулар гадел үтми, ул бары тик ил байлыгын үзләштерүчеләр мәнфәгатенә генә эшли. Коммуналь түләүләр белән халыкны акыртып талау бара. Без бу хәлдән хәтта сайлаулар гадел узса да чыга алмыйбыз. Аңа бер юл – бары тик көрәшеп кенә ирешеп була, – дип халыкны көрәшкә чакырды. Чарада катнашучы күпчелекне тәшкил иткән өлкән яшьтәгеләр көрәшәчәкләрен белдереп хуплап торды.

“Башкортстан коммунисты” гәзите хезмәткәре Марсель Гафуров:

– Безнең сафлар елдан-ел кими. Моңа үз һөнәрен яхшы белгән табиблар җитмәү, арзанлы һәм сыйфатлы дарулар булмау да сәбәпче. Без сафларыбызны яшәртү турында да уйламыйбыз. Мин октябрь инкыйлабының 100 еллыгын билгеләгәндә һәркемгә үзе белән бер яшь кешене алмашка алып килүен тәкъдим итәм. Без сафларыбызны яшәртергә һәм Советлар берлеген кайтару өчен көрәшергә тиеш! Яшәсен халык хакимияте!

Башка чыгыш ясаучылар да үзләренең социализм идеалларына тугры булулары, гадел җәмгыять төзү хыялларын тормышка ашыру өчен көрәшәчәкләрен белдерделәр.

Чара барышында Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләрендә яшәүчеләргә акча җыю өчен тартма куелуын хәбәр итсәләр дә, ярдәм итүчеләр күренмәде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда оптимальләштерү сылтавы белән мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенең түләүлегә әйләндерелә барылуы, дәүләтнең коммуналь түләүләр белән идарә итүдән баш тартуы әйтелгән.

“Без Башкортстан хакимиятенең пенсия һәм хезмәт хаклары бер урында торган бер вакытта көзге уңыш җыюлардан соң яшелчәләргә хаклар күтәрелүен, тавык итенә бәяләр ике тапкыр сикерү сәбәпләрен аңлатуын таләп итәбез! Азык-төлеккә бәяләр, коммуналь түләү хакларын – халык күзәтүенә!” Резолюциядә республикада сүз иреге булмау, Башкортстан телевидениесе аша бәйрәмгә чакыру турында түләүле белдерүне алмаулары, тантаналы йөреш уздыруга аяк чалулар уңаеннан да борчылу белдерелгән. Резолюция: “Русиянең Дөнья сәүдә оешмасыннан чыгуын таләп итәбез! Русиянең курсы – алга – социализмга! Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясенең 97 еллыгы!” дигән юллар белән тәмамлана.

XS
SM
MD
LG