Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләттәшебезгә Удмуртия дәүләт премиясе тапшырылды


Рөстәм Җаппаров 46нчы китабы белән
Рөстәм Җаппаров 46нчы китабы белән

2014 ел Удмуртиянең дәүләт премиясенә милләттәшебез Рөстәм Җаппаров лаек булды. Ул бу бүләккә Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгы елъязмасы өчен лаек булды.

Удмуртия Республикасының туган көненә – 4 ноябрьдә, гадәт буенча, хезмәттә дан казанган, фән өлкәсендә ачыш ясаган, әдәбият һәм сәнгатьтә уңышка ирешкән шәхесләрнең, коллективларның фотосурәтләрен Удмуртиянең мактау тактасына эләләр, бүләклиләр, республиканың дәүләт премиясе лауреатлары билгеләнә. 2014 елда Удмуртиянең дәүләт премиясенә милләттәшебез Рөстәм Җаппаров лаек булды.

Рөстәм Җаппаров – 46 китап авторы. Удмуртия республикасының дәүләт премиясенә аның Эчке эшлэр министрлыгы ветераннары белән бергә язылган әдәби һәм тарихи-публицистик әсәрләрдән торган 11 китабы тәкъдим ителгән иде. Аларны Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгы елъязмасы дип әйтергә мөмкин. Рөстәм Җаппаров бу әсәрләрендә Русия һәм Удмуртия Эчке эшләр министрлыгының тарихын сурәтли. Укучылар берничә буын милиция хезмәткәрләренең авыр эше, иң беренче чиратта, бу министрлыкның башында торучы шәхесләр белән танышты.

Рөстәм Җаппаровның премиягә тәкъдим ителгән китаплары
Рөстәм Җаппаровның премиягә тәкъдим ителгән китаплары

Бу китапларның төп геройлары – Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре, хезмәткәрләре. Нәкъ шушы геройлар тормышы, язмышында Русия һәм Удмуртия республикасының үткән юлы чагылыш таба. Русия өчен иң авыр 1920-50нче елларда Эчке эшләр министрлыгын җитәкләгән, Сталин командасы “тәгәрмәче” таптап киткән шәхесләрнең ачы язмышы турында яза автор. ГУЛАКтан исән кайтып, җан асрау өчен хәтта урам себерүче булып та эшкә урнаша алмаган кешеләр турында укып, күңел сыкрана. Бу китапларда шулай ук Ватан сугышын үтеп, республиканың милиция органнарында җинаятькә каршы көрәшкән хезмәткәрләренең тормыш юллары сурәтләнә, ветераннарның истәлекләре күңелләрдә җылы хисләр уята. Бүген милиция, полициядә хезмәт итүчеләргә багышланган битләр шактый китапларда. “Кайнар” нокталарда һәлак булган егетләрнең якты истәлегенә һәм анда хезмәт итеп кайтучыларның хәтирәләренә багышланган мәкаләләр дә урын алган китапларда.

Нәшрияттан чыккан һәр басма бик якын авторга. Шулай да аеруча иҗатта авырлыктар тудырган китабы “Сарапульские подранки”. Бу китап авторга бик якын да. Анда ул үзенең сугыш елларындагы ачлы-туклы балачагын, олы тормышка нинди юллар китерүен бәян иткән. “Әле иҗатка беренче адымнарым иде, әдәби әсәрләр язуда тәҗрибәм юк. Аннан соң – анда минем балачак хәтирәләрем, аларны язу бик авыр бирелде”, дип уртаклашты Рөстәм Җаппаров.

Рөстәм Җаппаров яңа китабы
Рөстәм Җаппаров яңа китабы

Рөстәм әфәнде Татарстанның Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән. Үткән гасырның 1940 елларында Җаппаровлар гаиләсе, мул тормыш эзләп Сарапул районы Дулесово авылына килеп урнаша. Әмма Ватан сугышы гаиләнең планнарын өзә. Әтисе сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. Мәктәптә уку еллары, беренче мәхәббәте, соңрак Сарапулда техникум тәмамлап, югары белемгә ия булуы – болар “Сарапульские подранки” китабында тәфсилләп язылган. Кыю, аралашучан, дөреслекне яратучы, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга омтылган егетне комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар, райком һәм горкомга эшкә чакыралар. Удмуртиянең обком секретаре Марисовка үзе белән бәхәсләшкән Рөстәм Җаппаров ошамый. “Убрать его!” дип боерык бирә секретарь. Кыю егетне партия юлланмасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәрәләр. Ул сигез ел Эчке эшләр министрлыгында тоткыннар белән эшләү бүлеген җитәкли. Аннан соң Рөстәм Җаппаровны министр урынбасары итеп билгелиләр.

Төп эш юнәлеше – Эчке эшләр министрлыгына кергән структураларның эшчәнлеген оештыру. Рәстәм Җаппаров министр урынбасары вазифасын ике дистә елга кадәр башкара, бу чорда 200дән артык олы объектлар төзелә. Шуңа да китапларында шушы органнарда хезмәт итүчеләрнең эшен эчтән белеп сурәтли. “Дөрес, минем вазифам башка иде, әмма алар белән еш аралаштым Аларның эшен күреп тордым. Шуңа хезмәттәшләрем турында язу миңа җиңел бирелә. Тагын миңа министрлыкның ветераннар оешмасы ярдәм итә”, дип сөйләде Рөстәм Җаппаров.

Рөстәм Җаппаров хезмәте
Рөстәм Җаппаров хезмәте

Күптән түгел отставкадагы милиция полковнигы Рөстәм Җаппаров үзенең 80 яшен билгеләп үтте. Олы юбилеен ул әле генә басылып чыккан 46нчы китабы белән каршы алды. Аның милиция хезмәткәрләренә багышланган 46нчы китабы “Люди и судьбы” дип атала. Бу китапка ВЧК-ОГПУ, НКВД, Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматлар китерелә. Рөстәм Җаппаров вакыйгаларга тәнкыйтьче күзлегеннән бәя биреп, аларны укучыга аңларга ярдәм итә. Авторның бу китабын да Эчке эшләр министрлыгының елъязмасы дип атарга мөмкин.

Рөстәм Җаппаров Җиңүнең 70 еллыгына тагын бер китап чыгарырга ниятли. Китабының темасы – иминлекне саклау министрлыгында хезмәт иткән сугыш ветераннарына багышланачак. Күп кенә язмалары инде тупланган да.

XS
SM
MD
LG