Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айнур Сөләйманов: "Кыш бабай булып тәрәзәдән дә төшкән бар"


Айнур Сөләйманов: "Хәрби хезмәттән татарча иҗат итүне сагынып кайттым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:33 0:00

Айнур Сөләйманов: "Хәрби хезмәттән татарча иҗат итүне сагынып кайттым"

"Татар мәҗлесләре алып барып кына түгел, Кыш бабай булып та шатлык өләшергә яратам, бигрәк тә балаларга", ди 25 яшьлек алып баручы, җырчы Айнур Сөләйманов. Бүген аны йөзләгән кеше Казанда гаилә бәйрәмнәре оештыручы буларак белә.

Айнур татарча әйбәт сөйләшүче Казан егетләре рәтенә керә. Спорт белән даими шөгыльләнгәч, дуслары аны спортсмен булып китәр дип тә уйлый. Ә ул хәрби хезмәттән кайтуга җырлар яздырып җырлый башлый, мәҗлесләр, бәйрәмнәр алып баруга керешә. Айнурның бу өлкәгә кереп китүе үзе өчен дә көтелмәгән күренеш була, алай да ул бала вакыттан ук җырларга яратып, уен коралларында уйнарга өйрәнеп үсә. Азатлык радиосы өчен әңгәмә биргәндә үзенең беренче тапкыр интервью бирүен әйтте. Бу сүзе аңа карата тагын да кызыксынуны арттырды.

Айнур, үзең белән таныштырып үтсәң иде. Тамадалык, бәйрәмнәр алып бару өлкәсенә ничек кереп киттең?

– Мин чыннан да тумышым белән Казаннан, кабатлап үтәм, чөнки татарча яхшы сөйләшкәч кайберәүләр ышанмый. Әлеге иҗат өлкәсендә беренче ел гына түгел. Кечкенә чактан ук җырлап, биеп үстем. Иҗатка гашыйк кеше мин, ләкин “төпләнеп” эшли башлавым хәрби хезмәт сафларыннан кайту белән бәйле. Беренче мәҗлесемне үткәргәнгә бу елның декабрендә өч ел тула. Кечерәк юбилей, дисәк тә була. Әле дә хәтеремдә беренче мәҗлесем, мин аны онытмам да инде. Әлбәттә, курку хисе бар иде, ләкин аны онытырга тырышып, “Мин моны эшли алам” дип, әлеге юл буенча киттем. Миңа ошый, мин моның белән яшим. Бу – минем иҗат юлым, канатландыручы эшем.

Казанның сигезенче номерлы балалар музыка мәктәбендә баян сыйныфында укыдым, музыка көллиятенең татар халык җыры бүлегенә кереп, дүрт ел белем алдым. Аннары инде хәрби хезмәткә киттем.

Туйлар өлкәсе бүгенге көндә инде бик бай, тамадалар, алып баручылар бик күп. 20 шәр ел эшләүче тамадалар бар.

– Әйе, килешәм, алып баручылар күп, ләкин аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәр алып баручының үз эчке дөньясы, манерасы бар. Башкаларны күзәтеп сокланабыз һәм тырышабыз. Алар безне алга алып бара. Шактый еллар эшләүчеләрдән үземә тәҗрибә алам. Алга таба да эшләргә, эшләргә һәм тагын эшләргә кирәк!

Армия елларын искә төшерик әле. Кайда хезмәт иттең син? Иҗат итәргә, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек булдымы анда?

Калининград өлкәсе Балтийск шәһәрендә хәрби диңгез флотында идем. Армиядән куркырга кирәкми. Әгәр дә синең сәламәтлегең бар икән, бер авырлыгы да юк диярлек. Гел юк дип әйтү дә дөрес булмас. Армия ул – сынау, гомерем буена истә калган әйбер ул. Хезмәт итеп кайтуым белән мин бик горурланам. Армиядәге хезмәттәшләрем белән, бөтен Русия буенча таралышсак та, һәрвакыт аралашып торабыз.

Үзебезне иҗат ягыннан түгел, ә хәрби яктан күрсәттек. Иҗатка вакыт юк иде, чөнки һәрвакыт “маршбросок”, “полигоннар” булып торды. Мин анда иҗатны сагындым. Бер ай хезмәт иткәч, туган якларымны сагынып, шигырь яздым. Кайткач, Таһир Асылгәрәй белән аны җыр иттек, клип та төшердек. “Күңелем сагышы” дип аталды.

Нәкъ менә алып баручы булырга сине нәрсә этәрде?

– Бу өлкәгә кереп китәрмен дип, бер дә уйламаган идем. Алып бару сәләте юк кебек тоелды. Әлбәттә, җырлый, баянда уйный белә идем, артистларга сокланып карадым. Минем беренче заказ алып баручы Фидарис Мортазин тарафыннан җибәрелгән иде. Ул миңа ышанды, аның мактау сүзләрен ишеткәч, үземдә дә ышаныч уянды.

Татар туйлары хәзер нинди халәттә? Мәҗлесне алып баруда сиңа нинди таләпләр куялар?

– Һәрбер туй үзенчәлекле. Бер-берсенә тулысынча ошаган туйлар юк, чөнки контингент, кешеләре башка. Һәр яшь парның үзенең таләбе. Казанда мин татар һәм рус телләрендә алып барам. Кунаклар арасында рус милләтеннән кешеләр була, алар да аңлап утырсыннар өчен, ике телдә дә сөйлим.

Татарчамы, русчамы алып барсаң да, туйны күңелле итеп уздырырга кирәк. Татар мөселман туйларын да бик теләп алып барам. Анда кешенең күңел халәте бераз башка, аерылып тора.

Тамада буларак синдә нинди яшерен сыйфатлар бар?

– Беренче вакытларда 5-6 сәгать буе баян тартып, бәйгеләр оештырып уздырган бар иде. Кешене шаккаттырасы, күңелдәге булган хисләрне, байлыкны, кәефне җиткерәсе килә кунакларга.

Айнур Сөләйманов: "Кыш бабай булып балаларны сөендерергә яратам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:25 0:00

Туйлардан кала, Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай яки башка әкияти геройны уйнарга чакырганнары бармы?

– Өч ел буе балалар бакчасында Кыш бабай булдым. Ни өчен барам диясездер? Кыш бабайга ышаналар бит балалар. Ел саен барам, һәрвакыт балаларда үсеш сизәм. Күз карашлары инде башка: кемдер ышанмый башлаган. Әлеге ышанычны мин кабаттан тудырырга тырышам. Карашларын, елмаюларын күреп, “Без сине көттек” дигән сүзләрен ишетү генә үзе ни тора. Аны аңлатып бетереп тә булмый. Бүләкләр өләшү, шигырь тыңлаулар бик рәхәт. Нишләтәсең инде, ышанмаучылар да бар. Шушы мизгелдә үзеңнең актерлык сәләтеңне кулланып, аларның фикерен үзгәртергә кирәк тә инде. Яңа елын бик көтәм.

Былтыр хәтта Кыш бабай булып түбәдән дә төшмәкче идем, ләкин Кыш бабай костюмын кимичә генә башкардым моны. Әлбәттә, хисләр гомумән башка; ишек ачып керү генә түгел бу, сак булырга кирәк. Өйрәтүчеләр белән генә эшләп карадым. Шундый хәл булган иде: бер экстрималь Кыш бабайның сакалы роликка уралып калды да, кичәнең вакытын сузып, ә бабайның сакалын кисеп йөрделәр.

Яшь вакытта амбицияләр зур була, диләр. Үзеңне тагын кайсы өлкәләрдә күрергә теләр идең?

Үземне иҗат юлында күрәм. Зур сәхнәләргә дә чыгасы килә, әлбәттә. Бәлки телевидениегә чыгу мөмкинлеге дә барлыкка килер. Гомумән әйткәндә, бәйрәмнәрне ташлыйсым килми, киресенчә, иҗат юлымны дәвам итәргә телим.

Синең турында ничек беләләр? Кайсы реклам юлларын кулланасың?

– “Сарафан радиосы” бик көчле. Кешеләрдән мине ничек табулары турында сораштырганда, гадәттә, танышларның, туганнарның туйларын алып баруыгыздан истә калдырдык, дип әйтәләр. Күрешү билгеләп сөйләшәбез.

Алып баручының эш хакы күпме?

– Билгеле бер бәя юк, чөнки һәрбер бәйрәм индивидуаль. Тормышта төрле чаклар була. Акчасы азрак булган кешеләрнең дә бәйрәм күрәселәре килә. Бу дөньяда барысы да акчага гына бәйләнеп калмасын иде, миһербанлылык булырга тиеш. Бүген булган акча инде иртәгә булмаска мөмкин. Иң мөһиме: кем белән генә аралашсаң да, нинди генә чара үткәрсәң дә, кеше булып калырга кирәк.

Татар туйларын киләчәктә ничек күрергә телисең?

– Казан егете булсам да, татар телен бик яхшы беләм. Үз туган телемне бик яратам. Киләчәктә дә аның яшәвен телим. Бу туйларда да бик ачык сизелә. Кунаклар арасында кечкенә балалар, ни кызганыч, күбрәк русча сөйләшеп йөриләр. Үземне патриот дип саныйм. Туйларда татар рухы җитми. Кешеләр шалтыратып: “Элеккечә үтсен иде. Җырлы-моңлы булсын”, диләр.

XS
SM
MD
LG