Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:52

Акмәчеттә өчтелле сүзлек тәкъдим ителде


Уңнан судга: Сафуре Каджаметова, Сейран Усеинов, Эрвин Бекиров сүзлекне тәкъдим итүдә. Акмәчәт, 7 ноябрь 2014

Уңнан судга: Сафуре Каджаметова, Сейран Усеинов, Эрвин Бекиров сүзлекне тәкъдим итүдә. Акмәчәт, 7 ноябрь 2014

7 ноябрь Исмәгыйль Гаспринский исемендәге кырымтатар җөмһүрият китапханәсендә кырымтатарча-украинча-урысча терминнар сүзлеге тәкъдим ителде. Терминнарны украин теленә Эльвира Дагаджиева тәрҗәмә иткән.

Чарада сүзлекне тәртипкә салган, чыгарган авторлар, укытучы Сейран Усеинов, журналист Эрвин Бекиров, проектны башкаручы "Магарифче" кырымтатар укытучылары оешмасының рәисе Сафуре Каджаметова, кырымтатар жәмәгатьчелеге, язучылар катнашты.

Чараны алып барган Каджаметова сүзлекне чыгарган "Форма" нәшрияте генераль директоры Владимир Невзоровка рәхмәтләрен белдерде.

Сейран Усеинов сүзлекне әзерләгәндә сугышка кадәр Кырымда чыгарылган кырымтатарча сүзлекләрне Мәскәү, Петербур китапханәләреннән сорап, өйрәнеп, бу терминнар белән 30 елга якын эшләп шул сүзлекне әзерләдек диде.

Сүзлекнең тагын бер авторы Эрвин Бекиров: "Без терминнарны язганда аларны аңлатмалар белән аңлатырга тырыштык. Монда биология, ботаника, география физика һәм башка фәннәрдән терминнар кертелде. Без филологлар, бу фәннәрдә белгеч булмасак та, терминнарны белергә мәҗбүр идек, шуңа күрә сүзлек өстендә эшләү бик кызык булды, төрле нечкәлекләр белән очрашырга туры килде. Мәсәлән, подсолнечник сүзен алыйк. Кырымтатарларда аның ике сүзе бар: көнайлан һәм көнтабак. Без аларның икесен дә язып куйдык. Әлбәттә, сүзлектә хаталар да бардыр, аларны күрсәгәз, безгә языгыз, без аларны төзәтергә тырышачакбыз" диде.

Мәгариф министрлыгы каршындагы мәгариф проблемнары үзәгенең методисты Кемал Мамбетов сүзлек авторларын котлап, министрлыкның кырымтатар дәреслекләре чыгару практикасын тәнкыйть итте.

Сүзлек

Сүзлек

"Бу вакытка хәтле кырымтатар сыйныфлары өчен дәреслекләр чыгарылып килде, ә чыгарырга кирәк иде фәннәр буенча. Мәсәлән, кырымтатар теле дәреслеген һәм башка дәреслекләрне 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка хәтле бердән чыгарырга кирәк. Ул вакытта бу фән системлы рәвештә өйрәнелер иде. Бездә исә беренче йә башка берәр сыйныф өчен төрле фәннәр дәреслекләре комплекты чыгарыла, ә киләсе елга бу сыйныф өчен бу фәннәр дәреслеге юк.

Узган елларда 9нчы сыйныф өчен чыгардылар кырымтатар телендә информатика дәреслеге. Аның тиражы күп булмады. Шуңа күрә бер дәреслекнең бәясе бер мең һривнага җитте. Укытучылар аны укучыларга бирергә дә бик теләмәде, чөнки кыйбатлы дәреслек өчен җавап тотачаклар, ул югалса. Ә безгә хәзер информатика кырымтатар телендә алай ук кирәклеме, йә һуманитар фәннәр күбрәк кирәкме? Шундый мисаллар күп. Без бер фәннән 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка хәтле дәреслекләрне чыгарсак, бу дөрес тә, файлдалы да булыр", диде Кемал Мамбетов.

520 битле сүзлек 500 данә тираж белән чыгарылды, бәясе 380 сум.
"Әгәр дә укытучылар бу сүзлек кирәкләген расласар, ул безгә кирәк дисәләр, госкомнац аны чыгарырга акча аерса, ул вакыт без аны бушлай таратырбыз", диде Сафуре Каджаметова чараның ахырында. Шулай ук ул сүзлекнең бер өлеш нөсхәләрен чарада катнашучыларга бүләк итте.

Сүзлек тәкъдим итүдә катнашучылар

Сүзлек тәкъдим итүдә катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG