Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри: Яңа чикләүләр карары Русиянең үзеннән торачак


АКШ һәм Русия Украина-Русия чигендәге хәлләр турында мәгълүмат белән уртаклашып торырга килеште. Бу хакта шимбә көнне Пекинда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашкан АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри белдерде.

Керри сүзләренчә, Украинага карата Вашингтон белән Мәскәүнең кайбер фактлар нигезендә фикерләр капма-каршы булуга карамастан, алар диалогны дәвам итәргә әзер.

“Мәскәүгә карата киләчәк чикләүләр аның үзеннән тора”, диде Керри.

Reuters язуынча, моның белән Керри мөгаен Украинадагы хәлләр сәбәпле, Русия ширкәтләре һәм түрәләренә карата яңа чикләүләр булырга мөмкинлекне ишарәләгәндер.

Лавров Пекинда чыгыш ясап, АКШ һәм Русиянең “билгеле сәбәпләр” аркасында Украина мәсьәләсендә фикерләре төрле булуын белдерде.

“Шуңа да карамастан, әгәр Вашингтон хәлне тотрыкландырырга һәм Киев белән ополчение җитәкчелеге арасында диалог өчен шартлар тудырырга тели икән бу инде дөрес юлга адым булачак”, диде Русия министры.

Керри белән очрашу барышында Лавров тагын бер кат Украина көнчыгышында Русия хәрбиләренең булмавын әйтте. Бу атнада Украина иминлек һәм саклану шурасы вәкиле Андрей Лысенко 6 ноябрьдә 30 танктан, сугышчылар һәм хәрби кирәк-яраклар белән тулы йөк машиналары Лугански өлкәсе чиген үтеп керүен әйтте.

XS
SM
MD
LG