Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

8 ноябрдә Мәскәүнең "Европа" үзәгендә "Татарстан якташлары" оешмасын тәкъдим итү чарасы узды. Чарада оешманың 50 кешедән торган шурасы төзелде.

Мәскәүдә узган әлеге чарага Мәскәүдә яшәүче 500гә якын татарстанлы чакырылган иде. Очрашуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэрының төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Дәүләт думасы депутатлары, татар милләтенең танылган галимнәре, табиблар, хәрбиләр, эшкуарлар, шулай ук башка милләттән булган татарстанлылар катнашты.

Очрашуда шулай ук оешманың 50 кешедән торган шурасы да төзелде. Татарстан якташлары оешмасының рәисе итеп фәннәр докторы, Русия фәннәр академиясенең президенты урынбасары профессор Талия Хәбриева билгеләнүе игълан ителде. Очрашуда Талия ханым үзе күренмәде.

Мәскәүдә Татарстанның вәкәләтле вәкиле булып Равил Әхмәтшин билгеләнгәннән бирле вәкаләтле вәкиллек Мәскәүдә яшәүче милләттәшләрне туплау эшен бик актив алып бара башлады. Вәкиллек каршында хәрбиләр, табиблар, медия клублары оешты. Федерал канун нигезендә Мәскәүдә 84нче булып оешкан якташлар оешмасының нигезен дә шул клублар тәшкил итә дип әйтергә була.

Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар

Очрашуны ачып җибәргән вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин, соңгы елларда уздырган мәдәни чаралар, Сабатуйлары гына да Мәскәүдә яшәүче 300 меңнән артык милләттәшне берләштерде, танылган табиблар Ренат Акчурин, Ренат Сәетгалиевлар Казанда да дистәләрчә операция ясап, милләттәшләргә ярдәм иттеләр, гомерләрен саклап калдылар, диде. Ул шулай ук башка клубларның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Әле очрашуга кадәр бу оешма турында кайбер милләттәшләр хәзер инде якташлар очрашуында татар телендә сөйләшү мөмкинлеге булмас, монда барлык милләтләр катанаша бит дип шөбһә белдергән иделәр. Без бу уңайдан кайбер милләттәшләрнең фикерләрен дә җиткерәбез.

Бу оешманың шурасына кергән Назиф Мириханов яңа оешма турында мондый аңлатма бирде:

“Милли мәдәни мохтарият үз кануны буенча эшләгән кебек, бу оешманың да үз кануны бар. Әле күптән түгел генә Екатеринбур, Пермь өлкәсе якташлар оешмасы барлыкка килгәнен беләм. Милли мәсьәләләргә бу оешманың катнашы юк. Ике оешма – милли мәдәни мохтарият белән якташлар оешмасын кара каршы куярга ярамый. Алар икесе ике төрле канун белән эшли. Ләкин алар икесе бергә дә эшли алалар. Файдалы ягы – туган төбәктән читтә яшәүчеләр туган ватанына ярдәм итәргә омтылуда. Андый кешеләр шактый. Алар Татарстанга реаль ярдәм күрсәтә алалар. Аерым, милләтләр мәсьәләсенә караган кискенлек туган очракта, бу якташлар оешмасы аны чишү проблемасын үз өстенә ала ала. Мәсәлән, эчке сәясәтне алып баручы Олег Морозов та Татарстан кешесе, ул барысын да эчтән үк белеп тора. Татар мәсьәләсе кискен торса, якташлар оешмасы аңар мөрәҗәгать итә ала дип уйлыйм. Оешма, әлбәттә, сәясәткә катнашмый. Ләкин шундый әйтем дә бар бит әле: әгәр дә син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, сәясәт синең белән шөгыльләнә башларга мөмкин, диләр. Без инде андый хәлләргә барып җитмәбез дип уйлыйм. Кыскасы, бу оешма Татарстанга да, безнең милләттәшләргә дә файдалы оешма булыр дип ышанасы килә. Ә инде тел ягына килгәндә, ул мәсьәләләр белән безнең милли мәдәни мохтарият шөгыльләнә”, диде ул.

Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар

Элекке дипломат, байтак кына китаплар авторы Йолдыз Хәлиуллин яңа оешма турында: ”Заманында Явыз Иван яу белән Казанны басып алган, хәзер татарлар акыл, гыйлем белән Мәскәүне басып алды. Зур урыннарда меңләгән татар эшли. Әгәр дә алар милләткә, Татарстанга ярдәм итәргә риза икән - булсын бу оешма, яшик әле, ничек эшләрләр, күрербез”, диде.

Мәскәү хөкүмәте исеменнән чыгыш ясаган Марат Хөснуллин яңа оешманы котлап, Зур театр солисты Марат Галигә һәм концертны алып баручы Светлана Захаровага Мәскәү хөкүмәте исеменнән бүләкләр тапшырды. Татарстан президентының рәхмәт хатын Рөстәм Миңнехановның үз кулыннан 20дән артык Мәскәүдә яшәүче Татарстан якташлары алды.

Очрашуның рәсми өлешеннән соң Мәскәүдә яшәүче сәнгать әһелләре катнашында зур концерт программасы күрсәтелде. Концертны Светлана Захарова белән телевидение дикторы Марат Ситдиков алып барды. Концертта бик күп танылган җырчылар, биючеләр, музыкантлар катнашты. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең оныклары һәм оныкчыклары скрипкада уйнады. Шулай ук Ренат Ибраһимов, баянчы Илдар Сәлахов, биюче Константин Невретдинов, артист Камил Ларин, җырчылар – Марат Гали, Мәликә, Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, музыкаль төркемнәр һәм башкалар катнашты.

Камил Ларин белән диктор Фәридә Корбангалиева

Камил Ларин белән диктор Фәридә Корбангалиева

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Камил Ларин сәхнәгә чыккач:" Кемнәр соң монда - татарлар, кулларыгызны күтәрегез әле?" дип тамаша залына мөрәҗәгать итте. Чынлап та, тамаша залындагы халыкның 90%ы кулларын күтәргәч, Камил Ларин: "Йә, хәзер әйтегез инде, кем соң монда милли азчылык?" дип алкышлар яулады. Ахырда “Мин яратам сине, Татарстан” җыры башлангач, тамаша залы аяк өсте басып, артистлар белән бергә җырлады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG