Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:05

9 ноябрь Чаллыда "Челны 1626" дип аталган бәйге башланды. Анда катнашучылар махсус мобил әсбап ярдәмендә шәһәр тарихына бәйле биремнәр үтәргә тиеш.

Чаллыга 1626 елда нигез салынган дигән фикерне тарату өчен кесә телефоннарын, интернет сәхифәләрен куллана башладылар. Әлеге гамәл "Челны 1626" уены исеме астында башкарыла.

Урыс география җәмгыятенең Чаллыдагы тарафдарлары шәһәрнең тарихи харитасын халыкка җиткерү эшен башлады. Беренче итеп туган якны өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты Владимир Ермаков Чаллы харитасын кәгазьгә төшерә. Соңрак шушы җәмгыять вәкиле Данил Петров чираттагы утырышларның берсендә Чаллы тарихына кагылышлы истәлекле урыннар харитасының электрон версиясен тарату эшен башларга тәкъдим итә һәм яклау таба.

9 ноябрьдә әлеге “Челны 1626” мобил кушымта проектын шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә ачып җибәрделәр. Оештыручылар әйтүенчә, Чаллы тарихи чыганакларда беренче тапкыр 1626 елда искә алына һәм шул хөрмәткә проектта бу датаны күрсәтүне, ягъни, халыкка Чаллының шушы елда нигезләнүен күрсәтергә теләгәннәр. “Чаллы 1626” мобил телефон уеннары бер ай дәвамында барачак, шушы вакыт эчендә уйнаучылар Чаллының истәлекле урыннары, тарихы белән таныша алачак. ( "Челны 1626" кушымтасын Play Market һәм App Store кибетләрендә бушка алып була - ред.)

Бу хакта ай ярым буе урыс телле матбугат реклам ясап торды. Шуңа да карамастан, проектның башлану чарасына килүчеләр әллә ни күп түгел иде. Көндезге 11дә башланырга тиешле тантана сәгать 12гә күчерелде. Аккордеон уйнап, микрофоннан чакырып торуларга халык әллә ни игътибар бирмәде. Чаллының “туган елы” да кешеләрдә ни кызыксыну, ни бәхәс уятмады.

Инде яшьләргә мобил телефоннарда “Челны 1626” геоуены аша Чаллы тарихын тәкъдим итүләр чынбарлыкны бозып күрсәтүгә дә кайтып кала. Халыкка Чаллыга урыслар нигез салган дигән фикер сеңдерү максаты да куелмадымы икән? Без шушы чара оештырыласы хакында белгәч, Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев фикерләрен белдек. Ул тарих фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты татар филологиясе деканы.

– Альберт әфәнде, Чаллының тарихы 1626 елдан башлана дигән сүзләрне күп ишетергә, күп укырга туры килде. Кайбер эшмәкәрләр шушы датага нигезләнеп, интернет сайтларда, мобил телефоннарда проектлар да чыгара башлады. Сез Чаллының тарихы 1626 елдан башлануына ышанасызмы?

1626 ел – урыс чыганакларында сакланып калган дата. Анда "писцовый" китапларда (писцовая книга – ред.) китерелгән ел күрсәтелә. Бу чорда Алабуга ягыннан 27 кеше Чулман елгасының аръягына чыгып утыралар. Анда имеш, Бережные Челны авылына нигез салалар. Ләкин 1626 ел ул соңгы дата түгел. Әле 1642 елда Чаллыда кирмән төзелүе дә искә алына, тагын кирмәннне сүтеп Зәйгә алып киткән 1652 ел да бәян ителә. Болар барысы да беренчел-соңгы даталар. Бу даталарны иң иртә итеп алсак та, аларның бер генә әһәмияте бар, ул даталар бу төбәктә урыс торакларының (поселениеләренең) барлыкка килүен күрсәтә. Ләкин бит ниндидер урыс кешеләре тора башлагач кына торулыкка нигез салынган дигән сүз түгел бит бу.

Чаллы шәһәренең татарлыгын исеме үк әйтеп тора, ул борынгы шәһәрләр исемлегенә керә. Безнең берничә дистә бу исемне йөрткән җирлегебез бар. Ә монысы Чулман елгасының сул ярында урнашкан, терәк урыныбыз булган җир. Монда тирә-ягыбызда бик әһәмиятле болгар шәһәрләре бар. Шулардан Алабуганы, бераз өстәрәк урнашкан Сарапулны, башкаларны атарга була.

Чаллы каласы тарихы еракларга барып тоташырга тиеш. Ләкин әлегә галимнәр бер сүзгә килә алмыйлар. Монгол явы чоры белән бәйләргәме, яки Алтын урда чоры беләнме? Фольклор истәлекләргә таянсак, әлбәттә монгол яуы алды чоры якынрак раслана. Монда инде әлеге дә баягы “Җәгъфәр тарихы” да мәгълүматлар бирә. Ләкин “Җәгъфәр тарихы”на ышанып бетә алмаган галимнәр археологик дәлилләргә ышана ала. Без, мәсәлән, 1997-2008 елларда Чаллыда кызыклы гына тикшерүләр үткәрдек. Менә шунда бер дә уйламаган җирдән Алтын Урда чорларына кагылышлы әйберләр таптык. Инде 2008 елда казулар вакытында монгол яуларына кадәрге чорга караган табылдыкларга да юлыктык.

– Альберт әфәнде, татар тарихына кагылышлы торак җирләрнең, шәһәрләрнең якынча гына булса да нигезләнү елларын күрсәткән мәгълүматлар юк. Нилектән шулай икән?

– Шәһәрләр нигезләнүнең даталары күрсәтелми. Моны күрсәтергә теләү ул чишеп булмаслык мәсьәлә. Нигезләнү вакыты күрсәтелгән шәһәрләр тарихта бик аз. Мәсәлән, Константинопльнең кайчан салынганын беләбез. Ә менә Римныкын белмибез. Риваятьләргә генә таянып, Рим шул чорларда нигезләнгән, дип әйтә алабыз. Шул ук Афинага, Киевка да кайчан нигез салынуын белеп булмый. Ул даталарны халык авыз иҗаты аша гына, беренче тапкыр телгә алынулар аша гына чамаларга була. Без Мәскәүнең дә кайчан салына башлавын белмибез. Шунда инде монда коплекслы эзләнү ысулы ярдәмгә килә. Әйтик, шул ук археологик чыганаклар, казынулар.

Казанның яшен дә бер тимер акча белән билгеләделәр дигән әкият таралды. Бу бит уйдырма. Археологик истәлекләр шәһәрләрнең башын билгеләүдә зур роль уйный. Ләкин аларга гына да таянып каланың кайчан барлыкка килүен әйтеп булмый, әгәр дә археологик истәлекләр бар, җирле топонимика юк икән, монда бер нәрсә дә эшли алмыйсың. Бу очракта, кайчандыр Чаллы шәһәре булган, ләкин урыслар килгәнче бушап торган. Бер йөз елмы, ике йөз елмы. Халыкның хәтерендә берни дә калмаган. Бу очракта хронологик бушлык барлыкка килгән, диләр. Ә бит бар тирә-якта татар атамалары, Чаллы, Мәләкәс елгалары, Шилнә авылы, Ногай басуы булган. Урыс кешесе андый исемнәрне каян алган соң?

– Альберт әфәнде, Чаллы тарихын язарга омтылган тарихчылар дип әйтикме, алар күпчелеге урыс кешеләре, үз язмаларында Чаллының Болгар дәверен дә читләтеп үтеп, каланы урыс чоры, Казан ханлыгы яулап алынган заманнан гына тасвирларга тырышалар.

– Чаллының үзендә эшләп килгән археологлар юк. Бирегә килеп Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары белән кызыксынган тарихчылар да, кешеләр дә юк. Шуңа Чаллы тарихын өйрәнү, язулар җирле өйрәнүчеләр кулына калган. Аларны тарихчылар дип әйтеп тә булмый. XIV-XVIII гасырларны өйрәнүче Ермаков фамилияле көчле генә белгеч, тарихчы бар. Ләкин ул урыс чорын күтәрә. Болгар чорын эшләүче юк. Эшләүче булмагач, бу юнәлеш үзешчәннәр кулына кала, кемнең күңеленә нинди даталар якынрак, шуларны чынбарлык итеп күрсәтә башлыйлар. Теге-яки бу торулыкны минем бабам салган дип дәлилләүгә керешә.

Алабуганың нигезләнүен ачыклауда зур гына конференцияләр, ачыктан-ачык сөйләшүләр, бәхәсләр оештырылды. Ә Чаллыда менә әлеге чараларны кем оештыра торгандыр, анысы аңлашыла. Бу – яшьләрнең бераз гына аңнарын юу, миләрен чайкау булып торадыр. Ачыктан-ачык, фән нигезендә сөйләшү анда юк. Фән нигезе юк икән, бу инде төрле уйдырмаларга юл ача.

* * * *

Чаллы шәһәр музеенда “Җәгъфәр тарихы”ннан алынган мәгълүматлар да куелган. Анда Чаллы каласының 1172 елда инде булуы хакында әйтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG