Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Чехия президентына шелтә белдерә


Прага урамнарында Украина халык депутаты һәм кырымтататар юлбашчысы Мостафа Җәмилев төшкән биш билборд һәм бер электрон экран эленеп тора. Чехия башкаласының кеше күп йөри торган урамнарында эленгән бу портретлар белән бергә Җәмилевнең президент Милош Земанның "Кырым оккупациясе белән килешергә чакыруына" шелтә белдергән сүзләре дә урын алган.

"1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә керүенә ризасызлык белдергәнем өчен мин өч ел төрмәдә утырып чыктым. Хәзер Чехия президенты мине Кырым аннексиясе белән килешергә чакыра", диелгән бу урам такталарында.

16 март Кырым һәм Акъярда "референдум" узды. Аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үз эченә алды. Украина, АКШ һәм Европа Берлеге тавыш бирүне канунсыз дип атап "Русия Кырымны аннексияләде" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG