Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия министрлыгы Башкортстанның "Башкирия" дип аталуын "урыс теле үзенчәлеге" белән аңлатты


"Күк Бүре" 2012 елның декабрендә башкорт телен яклап оештырган урам җыены
"Күк Бүре" 2012 елның декабрендә башкорт телен яклап оештырган урам җыены

Русия коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы Башкортстаннан иҗтимагый оешмаларның мөрәҗәгатен кире кагып Русия мәгълүмат чараларында республиканың "Башкирия" дип аталуын "рус теле үзенчәлеге" дип аңлатты.

"Урыс теле сәяси һәм административ карарлар нигезендә үзгәрми", диелгән министр урынбасары Алексей Волин хатында.

Башкортстанның өч иҗтимагый оешмасы министрлыкка ризасызлык белдергән иде. Хатка кул куйган "Башкорт милли-патриотик хәрәкәте", "Башкорт казаклары" һәм Башкортстан халыклары гореф-гадәтләрен саклаучы "Акбузат" оешмасы вәкилләре республиканы Конституциядә язылган "Башкортстан" исеме белән атарга кушып "Башкирия" исеменең аның статусын киметү өчен махсус кулланылуына зарланган иде.

"Күпләр Башкортстанның "Башкирия" дип аталуына үпкәли. Бигрәк тә күрше Татарстанны беркем дә "Татария" дип атамаганда. Республика халкында Башкорстанның дәрәҗәсен махсус төшереп сөйлиләр дигән хис туа", дигән әлеге мөрәҗәгатьтә "Башкорт милли-патриотик хәрәкәте" рәисе Фәнит Муратбакиев.

Башкорт оешмалары вәкилләре Русия министрлыгы хаты белән килешмичә мәсьәләне республика җитәкчелеге алдынга күтәрергә җыена.

XS
SM
MD
LG