Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Банкы валюта коридорын бетерде


Русиянең Үзәк банкы чит ил валютасын алу һәм сату арасын көйләүче "валюта коридорын" бетерү турында карар кабул итте. Ясалма рәвештә көйләнгән бу системны туктату Русия Банкының акча-кредит системын ныгыту һәм бәяләрне тотрыкландыру өчен эшләнә, диелгән Банк белдерүендә. Моннан соң рубль бәясе базардагы факторларга бәйле булачак.

Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина валюта базарында "кирәк вакытта һәм кирәк кадәр" интервенцияләр булачак, бу спекуляцияләрне булдырмас өчен эшләнә дип белдерде.

Узган атна рубль 15 ел булмаган түбән бәягә төште. Белгечләр моның дөньяда нефть бәясенең түбән булуы, Русия хакимиятләренең әле дә Украинада барган сугышка катнашы булуына бәйли.

XS
SM
MD
LG