Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:34

Җыелган акча югалмасын өчен нишләргә? Азатлык белгечләр фикерләрен сорашты.

Югары икътисад мәктәбе профессоры һәм ФБК ширкәтенең Стратегик анализ институты җитәкчесе Игорь Николаев башта алдагы ярты елда күпме акча кирәк булачагын уйлагыз ди.

Игорь Николаев

Игорь Николаев

"100, 200, 300 мең сумыгыз булса, берни эшләмәгез. Бу акча якын арада тотарга да кирәк булачак. Күбрәк булса хуҗалык өчен берәр зуррак җиһаз алып куегыз. Андый җиһазларга бәяләр артмады әле. Бер айдан алар артачак. 1-2 миллион сумыгыз булса, алдагы бер елда бу акча кирәк буламы-юкмы, шуны уйлагыз. Кирәк булмаса – җир яки башка төрле милек алып куегыз. Кирәк булса инде бүгенге югары бәягә булса да валюта алыгыз. Күп итеп ашамлыклар алу акчаны саклап калу саналмый. Соңгы рубльгә кадәр әйбер алмагыз. Иртәгә үк яшәргә акча кирәк булачак, шуны уйлагыз."

Русиянең элекке икътисад министры, "Ватандашлар инициативасы" партиясе рәисе Андрей Нечаев акцияләр һәм облигацияләрне тикшерергә киңәш итә.

Андрей Нечаев

Андрей Нечаев

"Җыелган акчасы 100 мең тирәсе булган кеше алтын ала ала. Милекне миллионнаган сумнан да ким булмаган кешегә генә алырга киңәш итәр идем. Кыйммәтле кәгазьләр базарында бәяләр яхшы хәзер. Бәяләре төшкән акцияләрне әйтмим, әмма дәүләт облигацияләренең кайберләре 11% кадәр табыш китерә ала. Банкны гына бик яхшы сайларга кирәк. Берничә банкка 700 меңәр сум салып куярга була. (Банк бөлгенлеккә төшсә 700 меңлек хисапларны дәүләт кире кайтара – ред.). Валюта алуны киңәш итмим. Элегрәк алырга иде. Шулай ук 20 мең сумга шикәр алып куюның да мәгънәсен күрмим."

Икътисад белән идарә итү һәм риск-менеджмент белгече Никита Кричевский банклар белән бәйләнмичә акчаны акча итеп сакларга киңәш итә.

Никита Кричевский

Никита Кричевский

"Җыелган акча аз булса да, күп булса да аны долларга әйләндереп яшереп куярга киңәш итәр идем. Хәзер инде доллар бик кыйбат булса да. 1-2 айга курс тотрыкланыр дигән фараз бар, әмма Русиядә икътисад үсешенә бернинди дә өмет юк, чөнки нефть бәясе дә артырга җыенмый, санкцияләрне әле беркем дә гамәлдән чыгармый. Дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган банкларда соңгы вакытларда акча сорап килүчеләрне, 3-5-10 көннән килегез, дип борып җибәрә башладылар. Йәки җитәрлек акча юк диләр. Шуңа күрә банкка салган акчагызны вакытында ала алмавыгыз мөмкин."

Сәясәтче Борис Немцов акчаны алтын йәки кыйммәтле кәгазьләргә тотып әрәм итмәскә киңәш итә.

Борис Немцов

Борис Немцов

"Чит ил даруларын алучыларга киңәшем – аптекага барып шуларны алып куегыз. Дарулар әле элекке бәя белән алынган. Аяк киеме, өс киеме, телевизор-суыткыч алып куегыз. Моның белән сез элекке курс белән рубльне алыштырган кебек булырсыз. Алтын, кыйммәтле кәгазьләр һәм облигация алмагыз. Кыйммәтле кәгазьләр базары Русиядә ишелеп 2009 елгы хәленә кайтты. Мондый хәлдә белмәгән килеш акция алыгыз дип киңәш бирү ул йөзә белмәгән кешегә давыл чыккан диңгезгә керергә кушу белән тиң. Валютага әйләндергән акчагызны санкцияләргә эләкмәгән хосусый банкларга сала аласыз. Сбербанк, Газпромбанк, ВТБ – дәүләтнеке булса, "Росбанк", "Альфа-Банк" – зур хосусый банклар.

Алтын алган кешеләр бу инвестицияне озын мөддәтле, кимендә биш еллык дип санарга тиеш ди белгечләр. Гыйнвар аенда Үзәк банкы бер грам алтынның бәясен 1.28 мең сум куйган булса, бүгенге көндә 1.6 мең сум. Алтын елына 18% кадәр табыш китерә ала дип фаразлана. Белгечләр алтынны кисәге белән түгел, ә тәнкә шәклендә алырга киңәш итә. Тәнкәләрдән өстәмә салым түләнми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG