Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

Филология фәннәре докторы, Татарстандагы гидронимиягә нигез салган галимә Фирдәвес Гарипованы 5 ноябрьдә Биектау районының Олы Битаман авылында җирләделәр.

Фирдәвес Гарипова тумышы белән Биектау районының Кодаш авылыннан. Туган-тумачалары Олы Битаманда яшәгәнгә аны 5 ноябрьдә шушы авыл зиратына алып кайтып җирләгәннәр. Татар җәмәгатьчелеге арасында "ул бит һәр чишмәне, һәр елгачыкны барлаган, һәр күлнең, сулыкның атамасын белгән бердән-бер кеше" дигән сүзләр дә яши.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов фикеренчә, Фирдәвес Гарипова – Татарстандагы гидронимнарны тирәннән өйрәнгән, аларны сүзлек дәрәҗәсендә туплап эшләгән беренче кеше.

"Фирдәвес Гарипова үзенең гомерен татар топонимиясенә, ә төгәлрәге гидронимия өлкәсенә багышлады. Гидронимия фәне барлык төр елга, күл, чишмә, буа кебек нинди сулык бар, әнә шуларның исемнәрен өйрәнә торган өлкә. Фирдәвес ханым 1976 елда "Казан арты гидронимиясе" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Ул анда Казансу, Мишә, Ашыт, Шушма елгалары бассейннарындагы сулыкларны өйрәнә. 1991 елда "Татарстан гидронимиясе" дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Фирдәвес Гарипова язган китаплар

Фирдәвес Гарипова язган китаплар

Галимә гидрономия белән генә чикләнеп калмый. 1992-93 елларда ике томлык "Татарстан микротопонимнары" сүзлеген дә чыгара. Аның "Исемнәрдә ил тарихы" дигән мәктәп һәм уку йортлары өчен кулланмасы да бар. Фирдәвес ханым "Авыллар һәм калалар тарихыннан", "Хәтеремнән чыкмый һич тә", "Борынгы Болгар шәһәрләре" дигән һәм башка хезмәтләр дә язды. Ике томда Татарстан гидронимнары сүзлеге дә чыгарды", ди Хисамов.

Фирдәвес Гарипова – татар ономастикасына нигез салган һәм бу фәнне өйрәнү мәктәбе булдырган күренекле галим Гомәр Саттаровның шәкерте.

Галимә 1941 елның 7 декабрендә Биектау районы Кодаш авылында дөньяга килә, гаиләдә сигезенче бала була. 12 яшеннән әтисез кала алар. 1965 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбендә укыта. Аннан соң фәнни китапханәдә эшли. 1974 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә килә, ә 1976 елдан Казан педагогия университетында да укыта башлый.

Фирдәвес ханым сүзләренчә, ул фәнни хезмәтләрен язганда борынгы грек-византия, кытай, гарәп-фарсы, әрмән чыганакларына таяна, көнбатыш галимнәр язып калдырганнарны өйрәнә, алардан төрки-татар тамырларны, уртаклыкларны эзли. "Топонимияне бик әйбәт итеп, системасын белеп эшләгәндә, татар халкының этногенезына, аның тел тарихына бик күп өстәмә материаллар алырга мөикин", дигән иде ул "Татар-информ"га.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе 45 елга якын татар ономастикасына хезмәт итү белән беррәттән татар авылларына, аларның тарихына, бүгенгесенә багышланган хезмәтләр дә яза, күпләгән китаплар чыгара. Галимә Татарстандагы һәм Русиянең төрле төбәкләрендәге 900дән артык авылны өйрәнә.

Ул татар авылларының елдан-ел кими баруын йөрәге телгәләнүгә тиңләде. Эчүнең элек нык тормыш иткән татар авылларын эчтән җимерүгә нык борчылды. Ниндие генә чыкмасын, татар авыллары, татар районнары турында китаплар басылуга куанды. Элек коймасыз булган зиратларның соңгы елларда тотып алынуына, чардуганнарның буялуына да сөенде.

"Мин үзем авыллар тарихын махсус өйрәнмәдем, әмма сәфәр дәфтәремдә җыелган материалларны берләштереп, йокы, ял исәбенә унга якын китап чыгардым. Максатым – һәр авылдагы бай кешеләр, милләтпәрвәр шәхесләр үзләренең авылларын саклап калуга, аларның тарихларын мәңгеләштерүгә тарту. Чөнки татар авыллары юкка чыга бара: 1965 елда 5 меңнән артык авыл булса, хәзер 3 меңгә дә тулмый", дигән иде галимә.

​Фирдәвес Гарипова туплаган атамалар да башка галимнәрнеке белән бергә, бәлки озак та калмас, Татарстан топонимнары каталогында дөнья күрер. Татарстандагы дәүләт телләрен һәм башка телләрне 2020 елга кадәр үстерү програмында әлеге каталогның электрон версиясен эшләү каралган.

"Татарстандагы бөтен атамаларны да бу каталогта интернет ресурс рәвешендә бирергә уйлыйбыз. Бу ресурсны эшләгән вакытта бүген рәсми кулланылган вариантын да, элегрәк кулланылган вариантын да, фәнни материалларга нигезләнеп ул ничек булырга тиешлеген дә бирергә тырышачакбыз. Өч вариантын да бирү теләгебез.

Авылларны тарихи исеменә кайтаруга килсәк, ул җиңел түгел. Атамаларны син язып чыктың да, иртәгә аны шулай үзгәрттеләр дип кенә әйтә торган эш түгел. Ул катлаулыклар белән бәйле. Авыл кешесе авыл атамасын үзгәртергә теләсә дә, моны тиз генә эшләп булмый. Ул почта адресында, ул харитада, ул күпләгән документларда. Ниндидер бер сәбәп белән үзләренең авылларының исемнәрен алыштырырга теләүчеләр иң беренче чиратта топонимия комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр", ди Хисамов.

Олег Хисамов

Олег Хисамов

Фирдәвес Гарипова эшен дәвам итүчеләр, гомумән, татар ономастикасы белән ныклап шөгыльләнүче галимнәр җитәрлекме?

"Ономастика мәктәбен без, гомумән, Гомәр Саттаров мәктәбе дип карыйбыз, бу мәктәптә топонимикадан диссертация яклаган шәкертләр байтак. Кызганыч, аларның күбесе фәннең әлеге бүлегендә эшләми, йә булмаса бөтенләй фән белән шөгыльләнми, башка урыннарда хезмәт итәләр. Бүген татар топонимикасын өйрәнә торган галимнәрнең саны күп дип әйтмәс идем. Әлмәттә Рифкать Шаһиев бар, ул Татарстандагы микротопонимнар турында докторлык диссертациясе әзерли. Чаллыда Ренал Хаҗиев эшли. Казанга килсәк, топонимика белән шөгыльләнүче ике галим бар, берсе – Гөлфия Һадиева, ул КФУда эшли. Мин үзем Көнбатыш Себернең Омски, Томски һәм Новосибирски өлкәләрендәге топонимнарны өйрәнәм. Топонимика өлкәсендә, тирәнгә кереп, докторлык эшләре әзерләүчеләр менә шулар гына", ди Хисамов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG