Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар: мәҗбүри мөһаҗирлек корбаннары (2)


XVIII гасыр кырымтатарлар тормышын сурәтләгән рәсем. Larichesse виртуаль музей җыелмасыннан
XVIII гасыр кырымтатарлар тормышын сурәтләгән рәсем. Larichesse виртуаль музей җыелмасыннан

Аннексияләнгән Кырымның яңача тарихы язылган арада Азатлык кырымтатар халкы язмышына иң зур йогынты ясаган кайбер тарихи вакыйгаларга күзәтү тәкъдим итә.

ХХ гасырның башында кырымтатарларның бер өлеше туган җирләреннән мөһаҗир булып китә. Тарихчылар язып калдырган мәгълүматларга караганда, китүчеләрнең күбесе билгеле дәрәҗәдә хәлле, бай гаиләләр булган, аннары интелектуаль, сәламәтлек ягыннан көчле булганнар киткән. Иң күп дала татарлары (кырымтатарлар аларны ногайлар дип атый) Джанкой, Керич, Чонгар, Кубандан киткән дип хәбәр ителә. Диңгез буенда, таулар янында яшәгән татарлар мөһажирлеккә киткән булсалар да, дала татарлары белән чагыштырганда алай ук массакүләм рәвәштә китмәгән булса кирәк. Шулай итеп, Русиянең золымы ХХ гасырның башында да дәвам иткән дияргә мөмкин. 1905 елда Русиядә булган инкыйлаб Кырымда кырымтатарлар арасыннан үсеп чыккан яшь буынга яңа тормышка ниндидер өмет биргән кебек була.

Шулай ук Гаспринскийның магариф өлкесендә үткәргән реформалары яңа буын кырымтатар укытучыларын, милли мәдәният, сәнгать өлкесендә эшләүчеләрне, сәясәтчеләрне, язучыларны үстерергә шартлар әзерләде. Кырымда татаралар хәйрия-мәктәпләре ачып ярлы гәиләләрдә үскән сәләтле татар балаларын жыеп укыталар, аларны Төркиягә, Европага, кайберләрен Идел буе мәдрәсәләренә (язучы Гөмәр Ипчи) юллыйлар. Бу буыннан үсеп чыккан Төркиядә укыган "Яшь татарлар" түгәрәген барлыкка китереп Кырымга багышлап очрашулар үткәрәләр, шигырьләр укыйлар, Кырымда яшәгән туган милләтен кайгырталар. 1917 елның декабрь аенда бу яшьләр арасыннан чыккан Номан Челебиджихан сафдашлары белән бергә Бакчасарайда Ханнар сараенда Кырымтатар халкының беренче Корылтаен җыя.

Номан Челебиджиханны 1918 елның 23 февралендә Акъяр төрмесендә атып үтерәләр һәм җәсәден турап Кара диңгезгә ташлыйлар

Корылтайда катнашкан делегатлар Челебиджиханны Кырым директориясының (хакимиятенең) рәисе итеп билгели. Шулай итеп 1917 елда декабрь аенда кырымтатарлар Кырымда үз хакимиятләрен булдыралар, ләкин 1917 елда узган Октябрь инкыйлабыннан соң кырымтатар хакимиятенең яшевенә дә санаулы айлар кала. Севастопольдән Бакчасарайга басып кергән большевик-матрослар татар эскадроннарыны җиңеп бу хакимиятне тар-мар итеп юкка чыгаралар. Номан Челебиджиханны 1918 елның 23 февралендә Акъяр (Севастополь) төрмесендә атып үтерәләр һәм җәсәден турап Кара диңгезгә ташлыйлар. Бу елларда Кырымда кыска бер мөддәт Врангель армиясе дә, алман гаскәрләре дә була, ләкин Кырымны большевиклар яулап ала. Бөтен Русиядә булганы кебек кырымтатарларны да сыйныфларга бүләләр, хәйрия мәктәпләре, мәчәтләр ябыла.

1921 елда Кырымда Ленин декреты белән Кырым автономиясе барлыкка китерелә, кырымтатар теле дәүләт теле статусына ия була. Акмәчәттә кырымтатар театры, милли ансамбль барлыкка китерелә, милли кадрларга игътибар аерыла, ләкин якынча ун елдан соң бу кадрларны хаксыз репрессияләр нәтиҗәсендә юк итә башлыйлар. 1921-1923 елларда Кырымда ачлык нәтиҗәсендә 76 мең кырымтатары һәләк була.

Челебиджихан белән таныш булган Крымцик рәисе Вели Ибраимов халыкны коткару эшләрен башкара башлый. Ул җитәкче булган вакытта 300гә якын милли мәктәп, техникумнар ачыла, милли авыл шуралары барлыкка китерелә, милли кадрларның саны хакимият органнарында усә. Ул Мәскәүнең Кырымга яһүдләрне күчереп аларга 55 һектар җир аерырга дигән карарына, монда яһүд автономиясен барлакка китерү планына каршы чыга.

НКВД боерыгы белән ике кырымтатар авылы халкын баржаларга утыртып диңгезгә алып чыгып батырганнар

​Мөһаҗир булып киткән татарларны Романиядән, Болгарстаннан кайтару эшенә тотына. Мәскәү исә аны милләтчәләктә гәепләп 1928 елда ялган гәепләүләр белән, 15 тарафдары белән бергә үлем җәзасына хөкем итә. Бу Сталинның милли республикаларның милли кадрлары өстеннән башлаган беренче зур процессы иде. Ибраимов 1990 елда тулаем акланды. Моннан соң кырымтатар җәмәгать ияләре, язучылар, галимнәр, композиторлар өстеннән беренче репрессияләр дулкыны башлана. Аннары бу репрессияләр 1937-1938 елларда дәвам итә.

1941 елда башланган икенче дөнья сугышында 60 мең кырымтатар кыз-уллары катнашса да, алардан Советлар берлегенең 7 каһарманы чыкса да, алманнар кырымтатарларның 90лап авылын яндырып юк итсәләр дә советлар кырымтатарларны "сатлыкҗан халык" исеме белән 1944 елда Кырымнан Уралга, Урта Азия далаларына сөрген итә. Сөргенлеккә картлар, хатыннар, балалар җәбәрелә.

Сөргенлек кампаниясе вакытында Кара диңгезнең Арабат стрелкасында ике кырымтатар балыкчылар авылы онытылып калган булган. Кырымда татарларның калганы куркудан Сталиннан яшергәннәр. НКВД боерыгы белән аларны баржаларга утыртып диңгезгә чыгарып, баржаны батырганнар. Баржадан өскә йөзеп чыккан татарларны көймәләрдән гаскәрләр сәгать дәвамында автоматлар белән атып торганнар. Бу коточкыч фаҗига хакында үзенең бер китабында элекке диңгезче, татар язучысы, гомеренең соңгы елларында Мәскәүдә яшәгән Миргазиян Юныс язды.

Чечен тарихчысы Абдурахман Авторханов Кырымнан 400 меңгә якын кырымтатары чыгарылды дип хәбәр итсә, тарихчы Некрич икенче саннарны китерә. Рәсми мәгълүматлар буенча Кырымнан 200 меңнан күбрәк кырымтатар сөрген ителгән. Кырымтатар милли хәрәкәте үткәргән тикшерүләргә караганда сөргенлекнең беренче еллары 1944-1946 елларда кырымтатарларның 46,2 проценты ачлыктан, авырулардан, авыр эшләрдән һәләк булган. Кырымтатарларны сөрген иткәннән соң Кырым автономиясе дә юкка чыгарылып Кырым өлкәсе барлыкка китерелә, 1954 елда Кырым өлкәсе Русия федерациясеннән Украинага күчә.

Кырымга үзбашына барганнарны пропискага кертмәгәннәр

Сөргенгә дучар булган чеченнар, калмыклар, ингушлар, карачайлар акланып 1957 елларда үз илләренә кайтып автономияләрен торгызган булсалар, кырымтатарларга мондый бәхет елмаймады. Алар һаман сөргенлек урыннарында мәҗбүри тотылдылар. Кырымга үзбашына барганнарны исә пропискага кертмиләр, барганнарны милиция мәҗбури Кырымның тышына Украинага, Краснодар краена, Азәрбайжанга чыгарып, төрмәләргә утырта. Мондый хәл 1987 елга кадәр дәвам итә.

1987 елда кырымтатарлар Мәскәүнең Кызыл мәйданына чыгып протестлар үткәрә башлаганнан соң алар кабат Кырымга юл тоталар. Монда аларны тагын да шул ук милиция, партия органнары, КГБ көтеп тора, ләкин алар инде халыкны туктата алмый. 1987-1993 елларда Кырымга ел саен 30-35 мең кырымтатар кайтып урнаша. Шулай итеп, 1987 елдан башлап бу көнгә кадәр Кырымда 300 меңгә якын кырымтатар килеп урнашта. Хәзер алар Кырымда яшәүчеләрнең 13% тәшкил итә. Франциянең Ташкенттагы илчелеге грантына үткәрелгән тикшерүләргә күрә, Үзбәкстанда хәзерге вакытта тагын 70–100 мең чамасы кырымтатары кала бирә.

(дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG