Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:31

Кырымтатарлар: мәҗбүри мөһаҗирлек корбаннары. Ачы язмыш кабатланмасмы?


Аннексияләнгән Кырымның яңача тарихы язылган арада Азатлык кырымтатар халкы язмышына иң зур йогынты ясаган кайбер тарихи вакыйгаларга күзәтү тәкъдим итә.

2014 ел, февраль-март айлары. Кырымда көтелмәгән вакыйгалар, бар дөнья Кырымны күзәтә. Кырым министрлар шурасы, Кырым Югары Радасы кораллы гаскәриләр тарафыннан басып алынды. Киев бернәрсә дә эшли алмый. Урамнарда кораллы "яшел кешеләр", кайдандыр килеп чыккан Кырым "самообороначылары" хуҗа булып йөри. Ул көннәрдә Русия Кырымга шулай кабат кайта башлады. Кырымтатарлар моңа үзләренең тыныч гражданлык позицияләрен белдереп урамнарга чыктылар, ләкин алар вагзыятьне үзгәртә алмаячак, чөнки аларга Киев та, дөнья да ярдәм итәргә әзер түгел иде.

Көннән-көн Русия Кырымда үзенең тәртибен урнаштырып, Русия паспортларын өләшәп үз кануннарын кертә башлады, урамнарда Русия байраклары, "Русия, Русия!", "Крым наш!" кебек кычкырулар. Эйфория, шатлану мизгелләре.

Кырымтатарлар исә Кырымда бу үзгәрешләргә тискәре карашта булган бердән-бер көч булып калдылар. Хәтта Кырымда яшәгән 600 меңгә якын украиннар ул көннәрдә кая югалып киткәне хәзер дә билгеле түгел. Күпчелек кырымтатарларның 16 март референдумында, 14 сентябрьдә үткән сайлауларда катнашмаганнары Кырымдагы урыстелле күпчелеккә ошамагандыр. Ләкин бу Кырымның асаба халкы булган кырымтатарларның бер позициясе иде. Алар корал да күтәреп чыкмадылар, кемгәдәр каршы чакырулар да ясамадылар, ләкин аларның бу позицияләре кемнәрнедер бик ачуландырган булса кирәк.

Акмәчетнең үзәк майданында ялгыз пикет оештырган өч бала атасы Решат Аметовның җәсәде нәкъ мәнә референдум үткәрелгән 16 март көне табылганы да очраклы түгелдер. Бәлки бу татарлар өчен бер сигнал булгандыр. Моннан соң Кырымда кешеләрнең югалулары (күбрәк татар яшьләре), журналистларны кыйнаулар күбәйде. Югалганнар да, моны эшләгәннәр дә табылмый. Кырымтатарларның сөргенлекнең 70 еллыгына багышланган 18 май мәтәм чараларын, кырымтатар байрагы көнен Ленин майданында үздыруны тыйдылар. Мостафа Җәмилевне, аның киңәшчесе Исмет Юксельне, Рифат Чубаровны Кырымга биш ел дәвамында кертмәскә дигән карар кабул иттеләр.

Үсмәрләр укыган мәдрәсәләрдә, мәчәтләрдә, милли мәктәпләр, университетта, кырымтатар йортларында демонстратив рәвәштә ОМОН, ФСБ төнтүләр үткәрә башлады. Бер җитди нәрсә тапмасалар да экстремист китаплар әзлибез дигән сүзләр ишетелә. Беррәттән яшь кырымтатар егетләренең югалулары да дәвам итте. Бу инде бер яктан кырымтатарлардан аларның позицияләре өчен уч алу булса икенче яктан аларны куркыту, Кырымнан китеп барулары өчен бер этергәч кебек иде.

Шулай да китеп барганнар да юк түгел иде. Кырымтатарларның бер өлеше 500 чакрым ераклыкта булган Херсон, тагын бер өлеше Львов, Киев якларына юл тота башладылар. Инде кырымтатарларны Русия армиясенә хәзмәткә алачаклары, аларны Кырымда калдырмыйча Русиянең төрле өлкеләренә жәбәрәчәкләре ачыклангач күп кенә яшь егетләр Кырымнан китәргә дигән фикергә киләләр.

Кырымтатар гаиләләрендә туганлык җепләре көчле булуы сәбәпле бу яшьләр белән аларның гәиләләре дә Кырымнан чыгып китү ихтималы алдында торалар. Хакимият ягыннан басым арта бара. Милли мәҗлес бу басымның төп ноктасы булып тора. Сентябрь-октябрь айларында Мәҗлес урнашкан бинада төнтүләр узды, бөтен компьютерларда булган информация алынды, бинага арест куелды, хәзер инде бу бинаны тоткан "Кырым" фондына 5 млн рубль штраф яный. Сәбәбе - сәяси, ләкин бу сәбәпне төрле вак-төяк башка сәбәпләр белән каплап күрсәтеп эшлиләр. Ләкин җирле хакимият, без кырымтатарларны кайгыртабыз, аларны урнаштыру өчен 10 млрд рубль бүлеп бирәбез ди.

Бу чынбарлык, бүген Кырымга килеп кергән Русиянең гамәлләре 1783 елда Кырымга кергән Русиянең "Кырым - кырымтатарларсыз!" сәясәтенә аваздаш түгелме икән? 230 ел элек башланган бу сәясәт кырымтатарларның Кырымнан мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр иткән иде. Бүгенге сәясәтнең дә ысуллары, максатлары да шул ук түгелме? ХХI гасырда кырымтатарларның ачы язмышы кабатланмасмы икән?

Мөһаҗирлек дулкыннарын, репрессияләрне, төрле талауларны, сөргенлек фаҗигасен, Кырымга кайту юлларын, мәшәкатьләрене онытмаган халыкны тагын нинди сынаулар көтә? Бу сорауга җавап билгесез. Тик бу юлы да кырымтатарлар Кырымнан китеп барсалар аларның тарихта инде бернинди киләчәкләре булмаячак дигән куркыныч бар.

Бер вакыт Европадан Кырымга килгән танышым белән Кырым буйлап сәяхәт иткәндә ул "Сезнең ата-бабаларыгыз яшәү өчен бик матур урын сайлаганнар, шуңа бу җирләргә күз салган башка халыклар сезгә тыныч яшәргә бирмиләр", дигән иде. 250 миллионлык төрки дөнья өчен Кара диңгездә урнашкан Кырым ярымутравы геостратегик караштан бик мөһим бер нокта булып тора. Монда төрки дөньяның турыдан-туры варислары булган кырымтатар халкы ни кадәр көчле булса, төрки дөньяның да киләчәктә тәэсире Кара диңгездә шул кадәр көчле була ала. Бу зур дөньяның алдынгы кешеләре бу хакта нәрсә уйлый икән? Кырымтатар халкы соң сулышта булса да әле аякта, ул үз язмышын үзе хәл итәргә тырыша. Аңа Украина да, Русия дә чыннан ярдәм итәчәге бик тә икеле. Узган һәм бүгенге тарих моны инде раслады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG