Accessibility links

Кайнар хәбәр

CNN каналы Русиядән китә


АКШ телевидениесенең CNN International исемле хәбәрләр каналы 31 декабрьдә Русиядә тапшыруларын туктата.

CNN Русиядә 1980 еллар азагыннан бирле күрсәтте. 1991 елдан башлап каналны Мәскәүдә тәүлек әйләнә карап була иде. Канал хуҗасы булган Turner Broadcasting System ширкәте бу карарны Русиядә мәгълүмат чаралары турында яңа канун нигезендә кабул иткән.

Каналның Мәскәүдәге хәбәрчеләре үз эшләрен дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG