Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Сәлимҗанов исемендәге бүләк булдырылды


10 ноябрь Казанда Камал театрының элекке баш режиссеры Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсе үтте. Кичәдә Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен булдыру турында игълан ителде.

Камал театрының элекке баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов тууына 7 ноябрьдә 80 ел тулды. Шул уңайдан театрда аны искә алу кичәсе үткәрелде.

Кичәдә Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Марсель Сәлимҗановның татар театрынa керткән өлеше хакында сөйләп узды һәм аның исемендәге республика премиясен гамәлгә кую турындагы Татарстан президенты карарын укыды. Премия республикада театр сәнгатен үстерү һәм Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатсатында ике елга бер тапкыр өч кешегә 200 меңәр сум күләмендә биреләчәк.

Миңтимер Шәймиев Марсель Сәлимҗановның татар халкына хезмәте мәсьәләсендә татар театры чорын искә алып, шушы чордан 36 ел Марсель Сәлимҗановның режиссерлык эшчәнлеге булуын билгеләп үтте:

"Марсель Сәлимҗановны соңгы юлга озаткан 2002 елны безнең театрыбызга әле 100 ел юк иде, 96 ел иде. Менә уйлап карагыз, 96 ел гомерлек татар театры, рәсми рәвештә 1906 елдан уйный башлаган бит инде без, шуның 36 елын Марсель Сәлимҗанов баш режиссер булып эшләгән. Менә аның чоры, менә Марсель чоры ничек ул. Без татар театрын шулай яратабыз икән, шулай хөрмәт итәбез икән, без үзебез шушындый татар күңелле булып калабыз икән, Марсель Сәлимҗанов, синең өлешең гаять зур”, диде Миңтимер Шәймиев.

Кичә дәверендә Сәлимҗановны якыннан белгәннәр, танылган татар артистлары аның турындагы истәлекләре белән бүлеште. Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелгән, татар халкы яратып караган спектакльләрнең ничек тууы хакында сөйләде.

Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин Марсель Сәлимҗанов иҗат уңышының сере коллективны үз гаиләсе кебек якын итүдә булганын ассызыклап узды:

“Күп кенә театрда режиссер диктаторга әверелә. Алай да эшләп була, алай да эш бара. Ләкин ул эшнең нигезе черек була. Куркытып иҗат кешесен эшләттереп булмый. Иҗат кешесе бер-берен аңлаганда гына, хөрмәт иткәндә генә уңышка ирешә ала. Марсель абыйның уңышлы иҗатының сере дә шунда: ул коллективка үз гаиләсенә караган кебек карады, ул артистларны үз балалары кебек кабул итте. Артистлар да аңа олы хөрмәт белән карадылар, җан җылылыгы белән җавап бирделәр”, диде Илдар Хәйруллин.

Марсель Сәлимҗанов (1934-2002) – татар режиссеры, 1966 елдан алып 2002 елга кадәр Камал театрының баш режиссеры вазифасын башкара, аның тарафыннан йөздән артык спектакль сәхнәләштерелә. СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Тукай, Станиславский исемендәге дәүләт премияләре, "Алтын битлек" бүләге иясе.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG