Accessibility links

Кайнар хәбәр

КрымНаш бәясе. Хәбәрләр тезмәсе

Халыкара санкцияләр, нефть бәясе төшү һәм башка сәбәпләрдән рубль кыйммәтен югалтты, Русия базарында бәяләр үсә. Азатлык шушы хәлләрне күзәтүне дәвам итә.

Узган җомга көнне евро 60 сумга җитте, доллар 48 сумнан артты. Чикләүләрдән соң доллар һәм евроның күтәрелүе Русиядә күпләгән тауарларны да үз артыннан сөйрәде. Яшел Үзәндә карабодайны 59 сумга сата башлаганнар, шикәр комы да нык арткан. Халык коммуналь түләүләрнең дә ай саен арта баруына да зарлана. Кемнәрдер җыелган акчаларына ни дә булса алып куярга ашыга. Мондый хәбәрләр интернеттагы сәхифәләрдә дә күбәйде.

"Валюта коридоры" бетерелә

Русиянең Үзәк банкы чит ил валютасын алу һәм сату арасын көйләүче "валюта коридорын" бетерү турында карар кабул итте. Ясалма рәвештә көйләнгән бу системны туктату Русия банкының акча-кредит системын ныгыту һәм бәяләрне тотрыкландыру өчен эшләнә, диелгән Банк белдерүендә. Моннан соң рубль бәясе базардагы факторларга бәйле булачак.

Русия доллар сатуны чикләмәскә вәгъдә итә

Русия хакимиятләре доллар сату һәм алуны чикләмәскә вәгъдә итте. Бу хакта премьер-министр Дмитрий Медведев хәбәр итте. "Хөкүмәт һәм Үзәк банк бу мәсьәләдә бердәм фикердә - валютаны сату һәм алу чикләнмәячәк", диде Медведев.

Башкортстанда бәяләр 7% арткан

Русия статистика идарәсенең Башкортстан бүлеге хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле республикада азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яракларга бәяләр уртача 7% арткан. Азык-төлеккә хаклар ел башыннан бирле 8.7%, октябрь аенда 0.7% арткан. Хезмәт күрсәтү ел башыннан 10.1%, октябрьдә 1% арткан. Кош ите ел башыннан 30.6%, бәрәңге белән кәбестә 4.9%, алма белән банан 1.4% һәм 2.6% арткан. Бензин 0.7-1%, тәмәке 0.7% арткан.

Татарстанда ярма кыйбатлана

Яшел Үзән шәһәрендә дөгенең килосы 60 сумга җиткән. "Дөгенең начарларын 51 сум, ә кыйммәтләрен 58-60 сумга сата башладылар", ди бу шәһәрдә яшәүче Нәсимә Шәрифулина.

Татарстандагы кибетләрдә карабодай да 70 сумга күтәрелгән. Яшел Үзәндәге кибетләрдә карабодай беткән. Соңгыларын 60 сумга сатканнар. Кибетчеләр бу хәлгә быел карабодай уңышы начар булган, шуңа бәясе күтәрелгән дип аңлатма биргән.

Татарстан авыл хуҗалыгы матбугат хезмәте "Татарстанда карабодайга кытлык юк, 17 мең тонна ярма әзерләнгән, кеше башына елына 3,5 килограмм карабодай тотылса, әле артып та калачак", дип белдерә.

НашКрым бәясе билгеле булды

Акмәчәт кибетләрендә сатыла башлаган дөнья хариталарында Кырым Русия өлеше итеп күрсәтелә. Хариталар Дондагы Ростовта һәм Мәскәүдә чыгарылган. Бәясе 120-700 сум дип хәбәр итә КрыМедиа агентлыгы.

Башкортстан кышка бәрәңгене чит илләрдән алырга мөмкин

Башкортстанда яңа елга бәрәңге бәясе ике тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе каршындагы эксперт шурасы утырышында әйтелде. Яшелчә саклау үзәкләре җитешмәү сәбәпле кышка бәрәңгене доллар бәясенә чит илдән сатып алырга туры килергә мөмкин, дип хәбәр итә Азатлыкның Уфадагы хәбәрчесе.

Башкортстанда бәрәңгене кышка чит илдән сатып алырга мөмкиннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00
йөкләү

Казанда New Look кибетләре ябыла

Кәттә киемнәр сатучы New Look ширкәте Русиядән китәргә карар иткән. Financial Times язуынча, ширкәт карарын сәяси вазгыять белән аңлата. 1969 елда Британиядә оешкан компаниянең Русия челтәрендә 20 кибете бар иде, шуларның икесе Казанда Сувар-Плаза һәм Мега үзәкләрендә урнашкан иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG