Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бәяләр 7% арткан


Русия статистика идарәсенең Башкортстан бүлеге хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле республикада азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яракларга бәяләр уртача 7% арткан. Азык-төлеккә хаклар ел башыннан бирле 8.7%, октябрь аенда 0.7% арткан. Хезмәт күрсәтү ел башыннан 10.1%, октябрьдә 1% арткан.

Кош ите ел башыннан 30.6%, бәрәңге белән кәбестә 4.9%, алма белән банан 1.4% һәм 2.6% арткан. Бензин 0.7-1%, тәмәке 0.7% арткан.

Татарстанда карабодай бәясе арткан. Бүгенге көндә кибетләрдә сатылган карабодайның бер килосы 50-70 сум тора. Соңгы тапкыр карабодай бәясе 2010 елда менгән иде. Ул елны уңыш начар булуы белән аңлатылды. Быел Татарстанда карабодайның җитәрлек әзерләнгәне мәгълүм.

XS
SM
MD
LG