Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:06

Татарстан һәм Ульян мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк


Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов

Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов

Ульян өлкәсендә 10-14 ноябрь көннәрендә барган Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм өлкә губернатор Сергей Морозов милли мәдәниятне саклау вә үстерү юллары турында сөйләште.

"Татарстан ул яхшы күрше һәм дуслар гына түгел, бу безнең өчен шулай ук кадрлар әзерләү һәм нәтиҗәле уртак проектлар булдыру, татарлар өчен әхлакый һәм методик ярдәм күрсәтүче төбәк", диде Морозов ачылыш тантанасында.

Тиздән өлкәдә чыгачак "100 халык җыры" исемлегендә татар җырлары булачак. Шундый ук әдәби һәм гореф-гадәтләргә багышланган проектларда татар классикасы һәм традицияләре мисаллары урын алачак.

Ике төбәк арасында мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм өлкәнең сәнгать вә мәдәни сәясәт министры Татьяна Ившина кул куйды.

Мәдәният көннәрендә Сембердә Татарстан җырчылары һәм биючеләре чыгышлары, күргәзмәләр һәм түгәрәк өстәл сөйләшүләре уза.

XS
SM
MD
LG