Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:28

Кырым тарихын "урыслаштырып" яңадан язачаклар


Русия президенты Владимир Путин яшь тарихчылар белән очраша, 5 ноябрь 2014

Русия президенты Владимир Путин яшь тарихчылар белән очраша, 5 ноябрь 2014

Аннексиядән соң Кырым тарихын Русия мәктәпләрендә дә укытачаклар. Яңа җир яулангач беренче эш итеп аның яңа, "дөрес" тарихы языла, диде Азатлыкка кырымтатар тарихчысы Гөлнара Бекирова.

Русия президенты Владимир Путин тарихчылар белән очрашты һәм Кырым тарихының урыс халкы өчен мөһим булган сәхифәләрен искә төшерде.

"Кнәз Владимир Херсонеста чукынган, шуннан соң Русьне чукындырган. Нәрсә ул Херсонес, ул – Севастополь (Акъяр). Кырым, Акъяр һәм Херсонес өчен көрәшнең дәүләт өчен генә түгел, рухи әһәмиятен дә күрәсезме? Бер сүз белән генә әйткәндә, урыс халкы гасырларча үзенең рухи тамырларына кайту өчен көрәшә", диде Путин тарих укытучылары һәм яшь галимнәр белән Мәскәүдә узган очрашуда.

Урыс мәдәни коды тарихтагы туктаусыз сугышлар (шул исәптән, татарлар белән дә), үз милли каһарманнарын идеаллаштыру, һәр очракта үзен хаклы итеп күрсәтү, бөек державачылык рухы белән сугарылган - аның бөтен әдәбияты, мәдәнияте, тарихы шул турыда

Яңа тарихны, Путин сүзләренә караганда, Кырымдагы галимнәр язарга тиеш. Моның өчен ул аларга хөкүмәттән ярдәм вәгъдә итте. Кырым сәнгатенең зур өлеше Русия белән бәйле диде Путин.

"Бөек язучыларыбыз, рәссамнар Кырымда иҗат иткән. Бу безнең мәдәни тормышның, мәдәни кодның аерылгысыз бер өлеше", диде президент.

Очрашу вакытында яшь галимнәр Путиннан да уздырып "тарихны тизрәк, башкалар язганчы язарга кирәк" дигәннәр. Путин исә "сез алдан ук украин коллегаларыгыз бу эшкә сәяси төсмер өстәр дип фаразлыйсыз" дип көлеп куйган, әмма "кайбер әйберләр шул кадәр ачык мәгълүм ки, аларны кире кагып булмый" дип өстәгән.

"Беркем дә язган тарих соңгысы булмаячак"

Яңа җир яулангач та беренче эш итеп аның яңа, "дөрес" тарихы языла, диде Азатлыкка кырымтатар тарихчысы Гөлнара Бекирова.

Гөлнара Бекирова

Гөлнара Бекирова

"Җитәкчеләр хакимият алмашынгач та шулай итәләр. Кырым бик күп сәяси һәм административ-территориаль үзгәрешләргә дучар булды, шуңа карап аның "тарихы" үзгәртелде. Кырым тарихы турындагы китапларны укыганда бу үзгәрешләр яхшы күренә. Шуңа күрә бу (Путинның "яңа тарих язарга кирәк" дигән сүзе - ред.) мине бер тамчы да шаккатырмый. Соңгы бер мең елда гомүмән дөньяда шаккатырлык вакыйгалар аз булды," диде галимә.

Шулай да кырымтатар тарихчысы һәм ATR телевидениесендә "Тарих седасы" ("Тарих кайтавазы") исемле тапшырулар авторы Гөлнара ханымны Кырымның яңа тарихын язарга кемнәрнең алынуы шомландыра.

"Яшь галимнәрнең тарихны "башка берсе язганчы язып өлгерү" дигән сүзләре куркыта. Бер хезмәт белән дә, ул ни кадәр зур һәм күләмле булмасын, "тарих язылды" дип нокта куелмый. Моны тарихчылар бик яхшы белә. Тарихны язу ул тормыш кебек эзлексез процесс. Тарихчыларның һәр яңа буыны яңадан-яңа китаплар язып торачак. Аларның берсе дә иң соңгысы һәм "иң дөресе" булмаячак", диде Гөлнара Бекирова.

Русиядә татарлар тарихын Казанда гына беләләр

Русиядә кырымтатарларның тарихы һәм мәдәнияте турында дәреслек әзерли алырлык ике генә фәнни үзәк бар. Казан Федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты һәм Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих һәм милли мәгариф институты икесе дә Казанда урнашкан. 1 ноябрьдә Кырымда Мәрҗәни исемендәге институтның бүлеге ачылды. Фәнни үзәк җитәкчесе Марат Гыйбатдинов сүзләренә караганда, Кырым тарихчылары белән хезмәттәшлектә киләсе елның җәенә кадәр яңа дәреслек язылачак.

Марат Гыйбатдинов

Марат Гыйбатдинов

"Борыңгы татар тарихының зур өлеше уртак булганга гомүм тарих, ханнар чоры һәм Алты Урда турында бездә булган мәгълүматларны кулланачакбыз. Калганын Кырым галимнәре язачак", диде Гыйбатдинов. Җәй көне дәреслекләр Русия мәгариф һәм фән министрлыгында тикшерелеп яңа уку елына Кырым мәктәпләренә барып җитәчәк дип фаразлана. Мәрҗәни исемендәге институтның Кырымдагы филиалын тотуга һәм дәреслек язуга акчаны Татарстан бирә.

Кырым тарихы турында яңа дәреслек язылган арада Азатлык кырымтатарлар халкы үсешенә зур йогынты ясаган кайбер тарихи вакыйгаларга күзәтү тәкъдим итә:

Кырымтатарлар: мәҗбүри мөһаҗирлек корбаннары (1)
Кырымтатарлар: мәҗбүри мөһаҗирлек корбаннары (2)
Кырымтатарлар: мәҗбүри мөһаҗирлек корбаннары. Ачы язмыш кабатланмасмы?

XS
SM
MD
LG