Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:50

Гуантанамо тоткынының әнисе аралар якынаю хәбәренә сөенми


Русия мәгълумат чараларында АКШның Гуантанамо төрмәсендә утыручыларны Украина җирендәге төрмәгә күчерү ихтималы турында хәбәрләр булды. Гуантанамо төрмәсендә гаепләү белдерелмәгән килеш 14 ел утыручы Равил Минһаҗевның әнисе бу хәбәрләр уңаеннан борчуга калган.

Равил Минһаҗев 2001 елда Пакстанда Америка гаскәриләренә тапшырыла. Шуннан соң ул Куба утравындагы Гуантанамо төрмәсенә китерелә һәм хәзергәчә шунда.

Шушы көннәрдә Русия мәгълумат чараларында Украина АКШның финанс ярдәменә җавап йөзеннән үз җирендә Гуантанамо "филиаллары" булдырырга ризалашкан дигән хәбәрләр булды. Төрмә тоткыннарының, аерым алганда Равил Минһаҗевның Украинага җибәрелү ихтималы әни кешедә – Зөһрә Вәлиуллинада нинди хисләр, кичерешләр уяткан? Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Зөһрә апа, Американың Кубадагы Гуантанамо утравындагы төрмә тоткыннарын Украинага күчерү ихтималы хакында Русия матбугаты соңгы көннәрдә белдереп торды. Бу хакта ишеттегезме, ишетсәгез, нинди уйлар кичердегез?

– Әйе, мин бу хакта радиодан, теливизордан белдем. Әгәр төрмә тоткыннарын Укаинага күчерәләр икән, моңа борчылырга гына кала. Чөнки Украинадагы хәлләрне беләбез, анда ачлык-ялангачлык, үзләренең солдатлары да начар киемнәрдә генә йөри. Шуңа күрә бирегә китерелгән тоткыннарга да начар буласын уйлап йөрәгем сызлана.

– Башка тоткыннар белән бергә улыгыз Равилне дә Украина җиренә китерә калганда, аралар якынаюы сезнең йөрәкне җылытмасмыни?

– Бу хакта уйласам, йоклый алмыйм, борчылам. Ул Гуантанамода чагында Кызыл Хачтан ике ай саен вәкил килә иде, Равил белән видео аша сөйләшеп тора идек. Бар яңалыкларны, хәлләр белешә идек. Хатлар язышмыйча шулай ике ай саен хәбәрләшеп тордык. Улымны украин төрмәсенә күчерсәләр, мондый аралашулар булмас дип борчылам.

– Улыгыз белән соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

– Соңгы хәбәрләшүебез октябрь ае башларында булды. Хәзер инде чираттагы сөйләшүебез 25 ноябрьдә булыр диделәр.

– Равилне яклаучылар, адвокатлар да бар бит әле. Алар белән элемтәләр бармы?

– Аның адвокаты 32 ел эшләп пенсиягә чыкты. Әйбәт кенә кеше иде. Пенсиягә китәр алдыннан минем дә хәлләремне белде. Равилнең эшен яхшы адвокатка тапшруын да әйтте. Шул сөйләшү барышында “Равилне барыбер акларбыз” дигән сүзләрен дә белдерде. Менә Украинага күчерсәләр, яклау эшләре ничек барыр, белмим. Равил белән алдагы сөйләшүдә тоткыннарны күчерү мәсьәләсенә бераз ачыклык керер дип өметләнәм.

– Зөһрә апа, соңгы көннәрдә генә матбугатта Ирек Хәмидуллинның Әфганстанда 2009 елда тоткарлануы, кулга алынуы, АКШка китерелүе турында да хәбәрләр булды. Сезнең улыгыз да әфган качаклары белән бергә Пакыстанда кулга алынды дип фаразлана. Шушы Ирек Хәмидуллин Чаллы төбәгеннән 10-15 кешене туплап, Әфганстан җирләренә алып киткән дигән сүзләр моннан байтак еллар элек үк ишетелгән иде. Бу хакта сезгә ни дә булса билгелеме?

– Мин болай кешеләрдән ишетеп, мондый эшне ул башкарган, унбишләп егетне шул якка алып чыккан дип беләм. Аларның күбесе Әфганстанда вафат булды, күбесе төрмәгә эләкте, шулай булды дип ишеткән бар.

– Ирек Хәмидуллин Чаллы ягы кешесе була инде?

– Әйе, ул Чаллыда торды, өч баласы бар иде.

Зөһрә апаның хәзерге вакытта тоткын булган Ирек Хәмидуллин турында ачылып сөйләшергә теләге юк иде. Шуңа без Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевнның әнисе белән бүгенге тормыш-көнкүреш хакында да сөйләшеп алабыз. Ни дисәң дә, 78 яшен тутыручы Зөһрә апа фатирында үзе генә гомер кичерә.

“Аллага шөкер, мөселманнар кебек берни исраф итмичә яшәргә тырышам. Үземә җитә. Шулай да берүземә генә яшәве авыр, уйлар баса”, диде ул.

Зөһрә Вәлиуллина

Зөһрә Вәлиуллина

Инде камераны сүндереп сөйләшүне дәвам иткәндә, Зөһрә апа тормышның чыннан да авыр булуына тагын бер кат басым ясады. Зал дип аталган бүлмәдә дүрт лампа урынына ике генә лампа януы, беркадәр караңгы булуы моны раслап тора иде. “Электр энергиясен азрак исәпләсен дип, ике генә яктырткыч калдырдым, сөйләшкәндә караңгырак булды, гаеп итмә, балакаем”, ди ул. Ә болай Зөһрә апа язу-сызуларны, укуларны көн, кояш яктысы күбрәк булган чәй бүлмәсендә, кухняда башкара икән. Менә Гуантанамодагы улы чираттагы сөйләшүдә әнисеннән татарлар тарихына кагылышлы урыс телендә язылган китаплар да сораган икән.

“Китап кибетләрендә булдым. Мин күргәннәре 300, 700 сумнан артык торалар. Әлегә акча кытлыгы булу сәбәпле, ул китапларны алмый тордым. Алла боерса, алдагы пенсиямнән җай чыгарырмын, боларга өстәп Фәүзия Бәйрәмова китапларын да Гуантанамога җибәрергә уйлап торам”, диде әңгәмә барышында Зөһрә Вәлиуллина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG