Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

Русиядә “Яхшы медицина өчен” протест чаралары узачак


"Мәскәүдә медицинаны җимерүне туктатырга" протест чарасы. 2 ноябрь 2014

"Мәскәүдә медицинаны җимерүне туктатырга" протест чарасы. 2 ноябрь 2014

29-30 ноябрьдә Русиядә медицина хезмәткәрләре "Яхшы медицина өчен" протест чараларына чыга.

Бу чараларны "Бөтенрусия кризис комитеты" оештыра. Бу комитетны дүшәмбе "Действие" дип аталган бәйсез һөнәр берлеге, "Бергә – яхшы медицина өчен" иҗтимагый хәрәкәте, Мәскәүдә ябылачак медицина оешмаларындагы хезмәткәрләр төркемнәре оештырды. Бу хакта Русия хезмәт конфедерациясе хәбәр итә.

Протестта катнашучылар медицина оешмаларын һәм хастаханәләрне кимтеүгә каршы чыгарга җыена. Хезмәт хакларының аз булуы, шулай ук "сәламәтлек саклауны коммерцияләштерүгә", медицина сыйфатының төшүенә, дәүләтнең сәламәтлек саклауга өлеше аз булуга да ризасызлык белдерәчәкләр.

Чара Русиянең кимендә 40 төбәгендә үтәчәк дип хәбәр ителә. 30 ноябрьдә Мәскәүдә протест йөреше узачак.

2 ноябрьдә Мәскәүдә табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең митингы үтте. Алар Русия башкаласының сәламәтлек саклау тармагында булачак үзгәрешләргә, 30% медицина хезмәткәрләрен эштән җибәрүгә, 18 хастаханә һәм 18 башка медицина оешмаларын ябуга каршы чыкты.

Чара "Мәскәүдә медицинаны җимерүне туктатырга" дигән шигар астында узды. Анда, төрле мәгълүматларга караганда, меңнән алты ярым меңгә кадәр кеше катнашкан. "Яблоко" РПР-ПАРНАС, Русия коммунистлар фиркасе вәкилләре табибларны яклап чыгыш ясаган иде.

XS
SM
MD
LG