Accessibility links

Уфада "Сугыш балалары" яклау таләп итеп җыен үткәрде


Каршылык чарасында катнашучылар
Каршылык чарасында катнашучылар

11 ноябрь "Сугыш балалары" исемле оешма коммунистлар фиркасенең урындагы бүлекчәсе белән берлектә үзләрен яклаучы канун кабул итүне таләп итеп каршылык чарасы уздырды.

Урам җыены башкаланың Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда, Ленин һәйкәле янында узды. Чарада кырыкка якын кеше катнашты. Кулларда: “Сугыш балалары турында” исемле канун кабул ителүен таләп итәбез!”, “Ташламаларны кайтарыгыз!”, “Сугыш балалары” оешмасының Башкортстан бүлекчәсе”, “КПРФ” дип язылган шигарләр, Ленин, Сталин рәсемнәрен күрергә була иде.

Төп чыгышларның берсен коммунистлар фиркасе бүлекчәсенең идеология бүлеге сәркәтибе Елена Фролова ясады:

Елена Фролова
Елена Фролова

– Советлар берлегендә яшәгәндә без киләчәк көнгә ышаныч белән карый идек. Чөнки укырга керү, сәламәтлекне саклау, эш табу проблемалары юк иде. Хәзер яраткан һөнәрең буенча белем алу мөмкин түгел. Керү мөмкин булган уку йортларын, диплом алгач эш табу ихтималлыгына карап кына сайлыйлар. Түләүле уку йортларына кергәндә аз хак түләнә торганнарына баралар. Ягъни, укучылар теләкләре буенча түгел, ә кесәләре буенча сайлый. Бу мәгарифтәге хәлләрнең нәни бер өлеше генә.

Бар өлкәләрдә дә проблемалар җитәрлек. Русиянең 19 субъектында сугыш чоры балаларының хәлләренә кереп кануннар кабул ителгән. Без Башкортстанда да шундый канун кабул ителүе өчен көрәшәбез, тик әлегә аңа колак салучы юк. Бүген Русия дәүләт Думасында бу канун өлгесе каралырга тиеш. Без аның кабул ителүен таләп итеп җыелдык.

Коммунистлар фиркасе бүлекчәсенең сәясәт бүлеге сәркатибе, агымдагы елдагы сайлауларда Башкортстан җитәкчесе вазифасына намзәт булган Юнир Котлыгуҗин:

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

– "Сугыш балалары" дип аталучылар бүген 67-85 яшьтәгеләр. Алар Русия буенча 13 миллионга якын, Башкортстанда 45 мең. Аларның саны елдан-ел кимүгә бара. Сугыш чорында фронттагылар белән беррәттән авырлыклар күргән, авызыннан азыгын өзеп сугышка җибәргән, кияр киемгә интегүчеләрне яклау өчен ил күләмендә әллә нинди зур акча да кирәкми. Сугыш чоры балалары пенсияләрен коммуналь түләүләргә, даруга бүлгәннән соң калган акчалары азык-төлек һәм кием яңартырга җитми. Ә бит җиңелгән алман илендә андый канун бар. Германия пенсионерларына безнең акчага 50 мең сумнан артык акча түли. 2006 елда андый канун Украинада да кабул ителгән. Аларда акчалата түләүләрдән тыш җәмәгатьчелек транспортында бушлай йөрү, коммуналь түләүләрдә 25% ташлама каралган. Бала чактан мәхрүм булган бүгенге картларыбыз язмышы хакында дәүләт кайчан да булса бер борчылыр микән?

Башкаланың Октябрь районы ветераннар шурасы рәисе Мәхмүт Хисмәтов:

Мәхмүт Хисмәтов
Мәхмүт Хисмәтов

– Безнең буын шәһәрдә 10 яшеннән аяк астына тартмалар куеп, станоклар артына баскан, авылларда тагы да иртәрәк эшкә җигелгән. Үзебез ач, ялангач килеш бакчада үстергән бәрәңгене әрчеп, киптереп сугышка җибәрүебезне онытасым юк. Үзебезгә кабыгы гына кала иде. Шундый шартларда яшәп, илне ныгытып, яхшы тормышка өмет итеп күпме көч салдык. СССР дәүләтеннән колак кактык. Болай йоклап ятсак, тиешле ташламаларга да ирешә алмаячакбыз. Петербурда шушындый урам җыенына бер меңнән артык кеше чыккан, шуңа аларда канун да кабул ителгән. Ә безнең сафларны күреп торасыз. Ныграк хәрәкәт итәргә, хокукларыбыз өчен көрәшергә кирәк.

Каршылык чарасында ясалган башка чыгышларда да коммуналь түләүләрнең күплеге, башка социаль авырлыклар турында зар яңгырады.

Чарага җыелучылар “Сугыш балалары турында” исемле канун өлгесен Русия дәүләт Думасы һәм Башкортстан парламентлары кабул итүен таләп итте. Ул канун өлгеләрендә пенсияләргә 1000 сум өстәмә түләү, җәмәгатьчелек транспортында бушлай йөрү, ел саен дәваханәләрдә сәламәтлекләрне тикшертү мөмкинлеге, картлар йортларына урнашуда каршылыкларны бетерү кебек маддәләр кергән.

Русия дәүләт Думасының 11 ноябрендә узган пленар утырышында “Сугыш балалары турында” исемле канун өлгесе каралмады.

XS
SM
MD
LG