Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:54

Сәхнәдә Кәрим Тинчурин әсәре нигезендә куелган “Зәңгәр шәл” спектакле бара. Билетлар юк, тамашачы залы шыгрым тулган. Әлеге спектакльне Камал сәхнәсендә ничәмә-ничә тапкырлар караган булсам да, һаман да беренче тапкырдагы кебек рәхәтләнеп, кәеф алып утырам. Ни өчен спектакль тамашачыны ялыктырмый, ни өчен туйдырмый?

Татарга җанлы тамаша, тере музыка кирәк

Беренчедән, спектакльдә катнашучыларның күп булуы җәлеп итә. Менә шул җыр-биюләрдән торган “массовка” безне тулаем Тинчурин дөньясына алып кереп китә дә инде. Икенчедән, әлбәттә, оркестр белән җырланган Сәйдәш музыкасының тәэсире көчле.

Шушы көннәрдә татар театры Марсель Сәлимҗановның 80 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәндә, танылган режиссерның таланты турында сөйләгәндә, сүзне нәкъ менә шуннан башлыйсы килә. Ул куйган “Зәңгәр шәл”дән генә түгел, ә җырлы-биюле спектакльләреннән, музыкаль драмаларыннан.

Безнең халык җырга, биюгә мөкиббән киткән бит ул. Ә Марсель Сәлимҗанов әнә шул татарның эчке халәтен тоемлый белә. Режиссерның талантлы нәкъ менә шунда да инде. Оркестрны эшкә җигеп, тере тавышка җырлы-биюле спектакльләр куя ул.

Марсель Сәлимҗанов эш кабинетында

Марсель Сәлимҗанов эш кабинетында

Бүген Камал театры Сәлимҗановның традицияләрен дәвам итәме, дигән сорауны еш куялар. Әлбәттә, режиссерның шәкертләре аның юлын дәвам итәргә тели. Әмма бүген оркестр белән тере тавышка спектакльләр кую традициясе югалды. Дөрес, аларны бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Бүген заман икенче, сәхнә кануннары үзгәрде, яшьләрне җәлеп итәрлек үзгә алымнар кирәк дип авызны капларга тырышалар. Шулайдыр, яшьләрне театрга тартып китерүнең төрле ысулларын үз максат итеп куйганда, режиссер да башкача җырлый башлый. Әмма татарның эчке халәтен үзгәртеп булмый, ул җырларга, сагышланырга ярата. Аңа җанлы тамаша, тере музыка кирәк.

Баш бирмәү каныбызга сеңгән

Марсель Сәлимҗанов “Зәңгәр шәл”не куйганда, төрле тәнкыйть сүзләре ишетә. Кемдер аның куелышын ошатып бетерми. Хәер, бүген яңача куелышларга да карашлар шулайрак. Тинчурин спектакле турында менә нәрсә ди ул:

“Зәңгәр шәл” тамашасыннан күренеш

“Зәңгәр шәл” тамашасыннан күренеш

“Бу пьесаның серен, тылсымын театр белгечләре, тәнкыйтьчеләре дә аңлый алмый. Әсәр бернинди сәхнә кысаларына сыймый, классик кануннарга буйсынмый. Ә Сәйдәш музыкасы күңелне җилкендерә торган дәртле дә, гаҗәеп моңлы да. Авыл Сабан туе барыбызга да газиз, ә көйләр ирексездән сагышландыра, туган туфрагыбызга, кавемебезгә тартылуны көчәйтә, үзең дә сизмәстән татар дулкыныныа көйләнәсең, милли хәтирәбезне, татарлагыбызны уята ул безнең. Баш бирмәү – буйсынмау, иреккә омтылу безнең каныбызга сеңгән. Җор теллелек, сүзгә тапкырлык, җыр-биюгә һәвәслек тә бабаларыбыздан килә. “Зәңгәр шәл” безнең яшәү рәвешебезне күрсәтә, яшеренеп, тирәндә яткан хис-тойгыларыбызны уята.”

Менә шушы безнең халәт, татарның җанын тоемлый белүе – Марсель Сәлимҗановның барлык спектакльләрендә күренә дә иде. Һәм аның башка режиссерлардан аерылып торган, откан ягы һәм, гомумән, аның бөек шәхес итеп танытуда төп сыйфатлары дип әйтергә нигез бар.

Драматург белән кулга-кул тотынып эшләү җитми

Аяз Гыйләҗев (с) һәм Марсель Сәлимҗанов

Аяз Гыйләҗев (с) һәм Марсель Сәлимҗанов

Татар режиссерының тагын бер мөһим холкына тукталам. Драматурглар белән кулга-кулга тотынып эшли белә иде ул. Соңгы елларда татар театрлары моннан бик нык читләште. Театрда бүген режиссерларның күпчелеге: “Яхшы әсәр юк, драмтург юк”, – дип зарланып утырудан узмый. Дөрес, Марсель Сәлимҗанов барлык кешеләрне дә яратмый иде. Драматурглар һәм артистлар арасында аның һәрвакыт сөйкемле сөякләре булды. Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәкимнең иҗатын ярата иде ул. Артистлар арасында Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллиннарга аерым мөнәсәбәт иде.

Яшерен-батырын түгел: “Марсель Хәкимович, безгә рольләр бирмәде. Безнең күрмәмешкә салышты, аның яраткан берничә артисты бар иде”, – дип зарланган актерларны да ишеткән бар. “Иҗат кешеләре гаять тә катлаулы, алар турында төрле фикерләр йөри. Гомумән алганда, Марсель Сәлимҗанов – бөек шәхес, татар милләтенең бәхете дип уйлыйм”, – ди Русия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова.

Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым режиссер белән драматург дуслыгы турында болай ди:

Туфан Миңнуллин (с) һәм Марсель Сәлимҗанов

Туфан Миңнуллин (с) һәм Марсель Сәлимҗанов

“Әти – авыл малае, ә Марсель Хәкимович шәһәрнеке. Эстетик сәнгатькә карашлары тәңгәл килеп тә бетми. Матур итеп сөйләшеп утырганда, пыр килеп тузынып әрләшеп алалар да, күп тә узмый кочаклашып дуслашалар. Аларның дуслыгы хөрмәт итүгә нигезләнгән, бер-берсенең сәләтен, талантын тануга корылган. Һәм алар бер-берсен үстереп торалар иде. Андый күренешләр бик сирәк.”

Бүген иҗатта әнә шул кулга-кул тотынып эшләү җитеп бетми. Крылов мәсәлендәге кебек арбаны кемдер һавадан, кемдер җирдән, кемдер судан сөйри. Ни өчен Кәрим Тинчуринның әсәрләре үлми? Чөнки ул Салих Сәйдәшев, Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзиләр белән бергәләп эшләгән. Ул вакытта драматурглар, композиторлар театрда кайнаган, режиссер белән һәрвакытта да тыгыз элемтәдә торган. Бүген композиторлар нишли? Кызганыч, бүген аларның нәрсә белән шөгылләнүләрен бөтенләй аңлап булмый. Алар татар дөньясыннан бөтенләй аерылган дисәң дә була. Дөрес, дөньякүләм фестивальләрдә катнашырлык әсәрләр иҗат итәләр, җиңү яулыйлар, урыннар алалар. Әмма татар сәнгатенә, татар театрына аларның дөнья масшатыбындагы “даһи” әсәрләреннән, кем әйтмешли, ни җылы, ни салкын түгел.

Уртак тел таба белсәң генә...

Туфан ага исән вакытта бер әңгәмәсендә миңа: “Камал театрына чәй эчәргә чакыручы да калмады”, – дигән иде. Әлбәттә, монда сүз баллап чәй эчү турында бармый. Аның Марсель Сәлимҗанов чорындагы драматург белән режиссер арасындагы җылы мөнәсәбәт турында әйтүе иде.

Уңнан сулга: Шәүкәт Биктимеров, Гөлсем Исәнгулова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Марсель Сәлимҗанов, Алсу Гайнуллина

Уңнан сулга: Шәүкәт Биктимеров, Гөлсем Исәнгулова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Марсель Сәлимҗанов, Алсу Гайнуллина

“Язучы – драматург буларак үсәр өчен, җитлегер-чыныгыр өчен, Ходай биргән сәләтемнең ачылуы өчен янымда талантлы кешенең булуы кирәк булган, – дигән иде Туфан Миңнуллин. – Режиссерлар, гадәттә, үзләрен драматурглардан акыллырак, сәләтлерәк дип саныйлар. Чөнки аларның театры бар. Теләсә сине куя, теләмәсә – юк. Ул бәгъзе бер режиссер кебек “Мин сиңа ышанмыйм” дип рәнҗетмәде, һәрвакыт үзенә тиң итеп карады”.

Мин сәнгать белгечләре кебек, Марсель Хәкимович куйган спектакльләрдә казынырга, аларга зурдан кубып бәя бирергә җыенмыйм. Алар арасында Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е, “Сүнгән йолдызлар”ы, “Американ”ы, Островскийның “Бирнәсез кызы”, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”е, Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир”е, Зөлфәт Хәкимнең “Күрәзәче”се кебек тамашачы күңеленә кереп калганнары да, шул ук вакытта тиз онытылып, кыска гына гомер яшәүче спектакльләре дә бар. Марсель Сәлимҗанов – иҗат кешеләре белән уртак тел таба белүе, татарның эчке халәтен, күңел дөньясын тоя белүе белән тамашачы хәтерендә тирән эз калдырган шәхес. Күп кенә режиссерларга әнә шул сыйфат җитеп бетми.

Алсу Хәсәнова
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG