Accessibility links

Кайнар хәбәр

Форум Бикмөхәммәтованы "Идел"нең баш мөхәррире итеп тәкъдим итә


Римма Бикмөхәммәтова һәм Тәбриз Яруллин Хәтер көнендә. 2013 ел
Римма Бикмөхәммәтова һәм Тәбриз Яруллин Хәтер көнендә. 2013 ел

Дөнья татар яшьләре форумы "Ватаным Татарстан" газетының яңалыклар бүлеге җитәкчесе Римма Бикмөхәммәтованы “Идел” журналының баш мөхәррире итеп куюны сорый.

Бу хакта форум җитәкчесе Тәбриз Яруллин имзалаган хат "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовка юлланды.

Әлеге хатта "Идел"не яңадан куәтләндерү өчен бүгенге татар әдәбиятын гына түгел, татар яшьләренең дә кызыксынуларын тирәнтен белгән мөхәррир кирәклеге әйтелә.

"Идел" журналын яңартып, чыннан да кызыклы, эчтәлекле итеп эшләтеп җибәрердәй, аның тиражын арттырырдай мөхәррир итеп без бүгенге көндә Римма Бикмөхәммәтованы күрәбез. Римма журналист кына түгел, ә зур оештыру сәләтенә ия, менеджерлык сыйфатлары зур булган яшь кадрларыбызның берсе”, диелә әлеге хатта.

Октябрь ахырында "Идел" журналы үзгәрешләргә дучар булды. "Идел" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, урынбасар Галина Зәйнуллина һәм җаваплы сәркатип Наил Ишмөхәммәтовның эштән китүләре билгеле булды.

XS
SM
MD
LG