Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:53

НАТО: Русия хәрби көчләре Украина көнчыгышына керде


Филипп Бридлав

Филипп Бридлав

НАТОның Европадагы көчләре башлыгы генерал Филипп Бридлав соңгы ике көндә Русия хәрби техникасы кәрванының Украина көнчыгышына керүен белдерде.

12 сентябрьдә Софиядә чыгыш ясап Бридлав, Украинага Русия танклары, артиллерия, һава Һөҗүменә каршы техниканың һәм хәрби бүлекләрнең керүен әйтте.

"Аларның күпме булуы турында төгәл мәгълүмат юк. Озын кәрваннарны без күрдек", диде Бридлав.

Украина иминлек һәм саклану Шурасы да чәршәмбе көнне Русия техникасының һәм хәрбиләренең Украинага керүен хәбәр итте.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының мониторинг миссиясе вәкилләре 11 ноябрьдә тамгасыз 43 хәрби йөк машинасыннан торган кәрванның Украинага керүен хәбәр иткән иде. Биш машинага гаубицалар, биш машинага бер юлы күпләп ут ачу системалары тагылган булган.

Көнбатыш һәм Украина Русиянең сепаратистларга ярдәм итүен белдерә, Мәскәү исә моны кире кага.

XS
SM
MD
LG