Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эшкә сугышка барган кебек барам"

Медицина өлкәсендә Русия хакимиятләре үткәргән реформа, оптимальләштерү сәясәте нәтиҗәсендә 2014 елның беренче яртысында гына да Уфада ашыгыч медицина ярдәме үзәгендәге 1241 кешенең 230ы эштән китте. Күпчелеге медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы җәй уртасына киметелү сәбәпле эштән үзләре теләп китте. Уфада урта дәрәҗәдәге медицина хезмәткәрләренең айлык эш хакы 22,9 мең сумга, түбәнрәк дәрәҗәдәгеләренеке 11,2 мең сумга калды. Ашыгыч медицина ярдәме үзәге хезмәткәрләре кимү белән анда калган хезмәткәрләрнең эше тагын да арткан һәм авырайган. Фотограф Вадим Брайдовның әлеге үзәк хезмәткәре Елена Әхмәтҗанова белән Уфаның Орджоникидзе районында бер төн буе йөргәндә төшергән фотоларын "Русская планета" сәхифәсе чыгарган. Вадим кайбер фотоларын Азатлык укучыларына да тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG