Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:12

Нефть бәясе төшә, Brent 80 доллардан кимрәк тора


Нефть-газ тармагында бәйләрне билгеләүдә төп роль уйнаган Brent арзаная.

12 ноябрьдә көн дәвамында әлеге эталон сортның мичкәсе 80 доллардан кимрәккә сатылды. Бу хәл 2010 елның сентябреннән соң рекорд күрсәткеч булып тора. 13 ноябрь иртәсендә дә Brent-ны 80 доллар тирәсендә саттылар.

Аналитиклар фикеренчә, 80 доллар психологик нокта булып тора, әгәр бу ноктадан төшсә, бәя 75 долларга кадәр кимергә мөмкин.

Русиянең Urals маркалы нефте Brent-ка караганда берничә долларга арзанрак тора. Нефть һәм аның бәясенә бәйләнгән газ Русиянең төп экспорт тауары, валютаның өчтән ике өлеше нефть-газ сатудан килә.

XS
SM
MD
LG