Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:20

10 ноябрьдә Чаллыда Беларуста җитештерелгән тауарлар ярминкәсе башланды. Ярминкәдәге ит-казылык бәяләре Чаллыдагыдан күпкә кыйммәтрәк булса да, халык бу ризыкларны чиратларга тезелешеп ала.

Ярминкә белән танышып йөргәндә шул күренешкә дә тап булдык, малның эч-баш әгъзаларыннан ясалган "Ливер" казылыгының бер килосы 250 сум дип куелган. Бу казылык заманында студентлар, тулай торакларда яшәүче эшче-хезмәткәрләр арасында “дан” казанган иде. Тәмлелеге белән түгел, иң очсызы һәм кибетләрдә күп вакыт булып торуы нәтиҗәсендә. Хәзер шушы казылыкны беларуслар менә шундый бәягә куйган. Ә Чаллыда бу бәягә уртакул казылык алырга мөмкин.

Беларус казылыклары

Беларус казылыклары

Сүзебезне эч-баш казылыгыннан башлап, бәяләрне чагыштыру мөмкинлеген булдырырга теләдек. Беларуслар алып килгән казылык бәясе 330 сумнардан башлап уртачалары 500-600 сумга җиткәннәре дә, 1100 сум торганнары да бар. Әлбәттә, шушы ризыкны Татарстан бәяләре белән чагыштырганда, беларусныкылар шактый кыйммәт. Шунысы үзенчәлекле, иртәдән кичкә кадәр бу ярминкә мәйданыннан халык өзелми.

Керамикага чират юк

Керамикага чират юк

Дөрес, бирегә Беларуста эшләнгән кием-салымнар да, савыт-сабалар да, керамика эшләнмәләре дә китерелгән. Килгән кеше күпчелек очракта бу тауарларның бәясенә күз сала да, кыйммәт булуын күреп, борылып китә. Ә менә сөт-май әйберләре, шул ук казылык сатучылар рәтләрендә чират. Монда да бит бәяләр кыйбат, сәбәбе нидә? Бу сорауга җавап эзләп беларус сатучыларына да, сатып алучыларга да, ниндидер белгечләргә дә мөрәҗәгать итеп торасы булмады. Җавапны чиратларда торучыларның үзара сөйләшүләреннән, ярминкә хакында кәрәзле телефоннардан сөйләшүләрне ирексездән тыңлау беркадәр ачыкларга ярдәм итте.

Казылыкка чират

Казылыкка чират

Күпчелеге өлкән яшьтәге чират торучылар янына, мәсәлән, яңа кешеләр килә. “Совет дәүләт стандартлары (ГОСТ) буенча ясалган казылыклар биредә сатыламы?” дип кызыксыналар. Аннан соң совет чорындагы казылыкларның, сөт өстеләренең бик сыйфатлы булуы, дәүләт күзәтчелеге булуы хакында сөйләшүләр китә, чиратка яңалары өстәлә. Тагын да яңа кешеләр килеп, беларусларның бәяләре бигрәк кыйбат икән дип сөйләшүләргә “ут” өстиләр. Андыйларга, кыйбат булса булсын, аның каравы әле кайчан тагын совет чорындагы кебек тәмле сырлар, казылыклар ашап калабыз, дип җавап бирәләр һәм тегеләре сихерләнгән кебек чиратка басалар.

Бер яшьрәк кенә ханым ак шәл бөркәнгән әбигә татарча мөрәҗәгать итә: “Әби, әни шалтыраткан иде, шушында совет колбасалары саталар икән, алып кына кайт әле дип. Бәяләре дә кыйбат икән, ул чорда нинди колбасалар ала идегез соң, кайсын алыйм икән? ”Ак шәлле әби аңа “Акчаңа карап аз-азлап берничә төрлене ал”, дип җавап бирә. Кемдер кичә генә бу ярминкәдә булуын, алган дуңгыз маеның, казылыкның бик тәмле булуын, бүген тагын килүен башкаларга бәян итә.

Беларус ярминкәсе

Беларус ярминкәсе

Беларус ярминкәсенә барып башкачарак язма әзерләү иде исәптә. Ләкин нәкъ менә алда әйтелгән ризык сату урыннарында халык сөйләшүләрен ирештергәч, шушы күренеш теләсә кемгә нәрсәдер ачып бирергә тиеш дигән фикер туды. Ниндидер гаҗәеп ярминкә иде бу. “Дәүләт стандартлы совет чоры” казылыклары кешеләрне сихерләде, берләштерде, чиратлар булса да, талаш-ызгыш күренмәде, бар да сабыр иде.

Казылык алырга килүчеләр арасында Беларус президенты Лукашенканың “Бездә казылыкны Русиядәге кебек бәдрәф кәгазе өстәп ясамыйлар” дигән сүзләрен искә алучылар да, Русиядә эшләнгән казылыкны эт-мәчеләрнең дә ашарга теләмәвен әйтүчеләр дә булды.

Чаллы кибетендәге казылыклар

Чаллы кибетендәге казылыклар

Менә шундый ярминкә бара Чаллыда. Билгеле, беларуслар мондый ярминкәләр белән Татарстан, Чаллы икътисадына, ит, казылык, сөт-май ризыклары җитештерүчеләргә зыян салулары да бик ихтималдыр. Икенче яктан, Русия, Татарстан җитештерүчеләренә базарга башка күзлектән карарга ярдәм итәргә дә мөмкин. Алдагы көннәрдә шәһәр җитәкчелеге бу ярминкәгә рөхсәт бирү вазгыяте, биредә күпме тауар сатылганлыгы хакында да рәсми мәгълүмат бирер дип фаразлана. Әлбәттә инде, җирле эшмәкәрләр Беларус ярминкәсеннән килгән зыянны үзләре санап, үзләре нәтиҗә ясарлардыр.

Ярминкә якшәмбе көнгә кадәр дәвам итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG