Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:58

Тубыл дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында "Сәнгатьләр төне" үтте. "Себер татарлары мәдәнияте һәм көнкүреше" бүлегендә күрсәтелгән кызыклы програм тамашачыларга аеруча ошады.

Музей-тыюлыкта узган чара тарихи вакыйгаларга бай булган күренеш белән башланды. Бу чарада тамашачылар игътибарын эчтәлекле экспозицияләргә, музей фондында сакланган декоратив–гамәли сәнгатькә багышланган экспонатлар, сөяктән ясалган сыннар күргәзмәләренә, зәвык белән эшләнгән корылмаларга юнәлдерделәр. "Сәнгатьләр төне" икенче ел инде ил күләмендә үткәрелә. Быел тубыллылар төрле милләт халкының җырларын, шигырьләрен тыңлап, биюләрен карап, дәресләрдә осталык үзләштереп, мәктәп укучыларының иҗат эшләре белән танышып, дөньякүләм танылган берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр тудырган композитор Александр Алябьевны, рәссам-график Пантелеймон Чукоминны искә алдылар.

"Безнең шәһәрдә "Сәнгатьләр төне"нең үзенчәлеге – музей-тыюлыкта ачылган себер татарларының көндәлек тормышы, мәдәнияте бүлегендә “Татар халык йолалары” күренешен күрсәтү булды. Бу програмда катнашучы себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре тамашачылар белән татар халык уеннарын уйнадылар, кунаклар игътибарына “Яучылар” күренешен тәкъдим иттеләр. Алып баручы Рузалия Корманалиева мәдәният үзәге каршында оештырылган татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар белән “Куй (сарык) – ашык” уенын уйнадылар. Бу борынгы уенның тарихын сөйләгән, кагыйдәләре белән таныштырган язучы Якуб Зәнкиевның тормыш иптәше Рәшидә Зәнкиевага рәхмәтләрен юллады ул. Бу чарада татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләре катнаштылар. Фольклор төркемендә уйнаган яшьләр: Илнар Көлмәмәтов, Тәнзилә Мортазина, Нина Сорочинскаяның чыгышлары тамашачыларны сөендерде. Танылган җырчылар Хәсән Хучашев, Динара Әбсәламова башкаруында җырлар төрле милләт тамашачыларының күңеленә хуш килде", - дип сөйләде бәйрәмдә катнашучы Римма Өметбаева.

“Татар халык йолалары” күренешен оештыручы Алсу Симонова: "Музейларны халкыбызның тарихын, мәдәниятен саклаучы рухи һәйкәл белән чагыштырыр идем. Быелгы “Сәнгатьләр төне”ндә себер-татар мәдәният үзәгенең дә катнашуы чарага ямь өстәде, баетты. Кунаклар татар халкының матур бизәкле милли киемнәрен, көнкүреш җиһазларын, аш-суларын карап сокландылар. Читекләр тегүче Шәйдулла Хәмидуллинның хезмәте белән таныштылар. Баянда, курайда уйнаучылар татармоңнарын, көйләрен башкардылар", - дип шатлыгын әйтеп китте.

“Сәнгатьләр төне”ндә милли ризыклар белән сыйланып, чәйләр эчеп, әңгәмә корырга, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын тыңларга, музей экспонатлары янәшәсендә фоторәсемгә төшәргә дә мөмкинлекләр булды. Төрле милләт вәкилләре безнең йолаларыбыз белән танышып кына калмыйчан, үзләре дә катнашып карарга теләк белдерделәр. Мондый бер җирдә бер-беребезнең мәдәниятен тулырак ачыкларга ярдәм иткән чаралар ешрак үтсә, милләтара аңлашылмаучылыклар юкка чыгар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG