Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕ: Украина көнчыгышында күзәтүчеләргә кыенлыклар тудырыла


Илка Канерва
Илка Канерва

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Украина көнчыгышындагы Русия чигендә эшләүче күзәтүчеләренә "кабул итеп булмаслык кыенлыклар" тудырыла. Бу хакта Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы парламент ассамблеясы президенты Илка Канерва белдерде.

Ул Венада ассамблеяның даими шурасы алдында чыгыш ясап, күзәтүчеләрнең чикнең бик кечкенә урынында булган хәлләр турында гына хәбәр итә алганын әйтте.

ОБСЕ күзәтүчеләре соңгы көннәрдә Русия яклы сепаратистлар контролендә булган җирләрдә тамгасыз хәрби кәрваннар күргәнлеген, әмма аларның кайдан үтүләре билгесез калуны хәбәр итте.

Канерва: "Әгәр без моны җиренә җиткереп башкара алмыйбыз икән, гомумән моны эшләү кирәкме дигән сорау туа", диде.

12 ноябрьдә НАТОның Европадагы көчләре башлыгы генерал Филипп Бридлав соңгы ике көндә Русия хәрби техникасы кәрванының Украина көнчыгышына керүен белдерде. Мәскәү Украина көнчыгышына кораллы көчләрнең керүен кире кага.

XS
SM
MD
LG