Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

Урыс халкы соборында "Урыс хасияте декларациясе" кабул ителде. Анда әйтелгәнчә, урыс телендә уйлаучы һәм сөйләшүче, урыстан башка милләткә өстенлек бирмәүче кеше урыс була икән.

"Урыс хасияте декларациясе" ("Декларация русской идентичности") дип аталган документ 10-11 ноябрь Мәскәүдә узган “Тарих бердәмлеге, халык бердәмлеге, Русия бердәмлеге” темасына багышланган унсигезенче бөтендөнья урыс халкы соборында кабул ителде. Моннан ике ел үткән соборда патриарх Кирилл Русия тарихын үзгәртүгә каршы торырга чакырган булса, бу юлы инде урыслар санын арттыруга кереште. Аның әйтүенчә, нәкъ урыс үзаңын билгеләү мәсьәләсен күтәрер вакыт җиткән.

Әлеге документта урыс булуның аңлатмалары китерелә.

Урыс православ чиркәве башлыгы Кирилл сүзләренчә, Русиядә урыс факторы ул барлык милләтләрне берләштерүче һәм зур ил өчен бердәмлек мохитын тудыручы булып тора икән.

Декларациядә әйтелгәнчә, урыс халкы электән үк катлаулы генетик төрлелеккә ия булган. Ул үз эченә славяннарны, фин-угырларны, иран, төрки һәм башка кабиләләрнең вәкилләрен керткән һәм бу беркайчан да урыс халкы милли бердәмлегенә куркыныч тудырмаган.

“Урыс ата-аналарыннан туу, әлбәттә, күп очракта урыс үзаңын формалаштыруга төп юнәлеш булып тора, әмма шул ук вакытта урыс үзбилгеләнүен, телен, мәдәниятен, дини традицияләрен кабул иткән башка милләт кешесенең дә урыс халкына кушылу мөмкинлеге беркайчан да кире кагылмый”, диелә анда.

Урыс халкы кушылмасының бөтен уникальлеге гасырлар дәвамында урыс үзаңы башка халыкларны көчләп ассимиляциягә дучар итү сәбәпле түгел, ә үзенең тормышын һәм язмышын Русия белән бәйләгән әлеге халык вәкилләренең ирекле сайлау нәтиҗәсендә барлыкка килә тора икән.

“Шулай итеп урыс халкына еш кына татарлар, литвалар, яһүдиләр, поляклар, алманнар, французлар һәм башка халыклар кергән. Урыс тарихында мондый мисаллар бик күп”, диелә анда.

Шулай итеп урыс булу каннан да, никахтан да, тел һәм диннән дә килергә мөмкин.

Дин дигәннән, декларациядә әйтелгәнчә, урыс үзаңында зур урынны православ дине үтәгән һәм шуңа һәр урыс үз милли мәдәнияте нигезе итеп православ христианлыгын танырга тиеш икән.

Боларның барысын да кушкач документ азагында урыс үзаңының төп аңлатмасы китерелә: урыс – ул үзен урыс дип санаучы, урыстан башка милләткә өстенлек бирмәүче, урыс телендә уйлаучы һәм сөйләшүче, милли рухи мәдәни нигез итеп православ христианлыгын танучы, урыс халкы язмышына теләктәшлек күрсәтүче.

Русиядә яшәүче барлык халыкларны “россиянин” дип атау турындагы белдерүләрдән соң озак та үтмәде, урыс православ чиркәве инде шулай ук “урыслар”ны арттыруга кереште.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG