Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Төмән өлкәсе диния идарәләре арасында килешү имзаланды


Зиннәт хәзрәт Садыйков (с) һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ямбай авылы, 14 ноябрь 2014
Зиннәт хәзрәт Садыйков (с) һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ямбай авылы, 14 ноябрь 2014

Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков ике назәрәт арасында хезмәттәшлек килешүе имзалады.

Килешүне имзалау Төмән янындагы Ямбай авылының Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге тарихи мәчетендә үтте. Бу хакта Фейсбукта ТНВның Төмәндәге хәбәрчесе София Хәйруллин язды.

Пәнҗешәмбе Төмән өлкәсендәге татар эшмәкәрләре бергә җыелып дини оешмаларга ярдәм итү өчен багучылар шурасы төзегән иде.

Җомга Тубыл шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачыла. Тубыл шәһәре мөселманнары диния идарәсе рәисе, Тубыл имамы Ибраһим хәзрәт Сухов сүзләренчә, каладагы ике мәчет тә Русиянең Азия өлеше мөселманнары идарәсенә караячак.

Бүген бу төбәктә Төмән өлкәсе идарәсенә, Уфадагы Үзәк идарәгә һәм Азия өлеше идарәсенә караган мәхәлләләр бар.

XS
SM
MD
LG