Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Русиядә халкы бер миллионнан артык булган шәһәрләр арасында кунакханәләрнең күплеге исемлегендә Казан өченче урынны алды. "Интеррейтинг" мәгълүматларына күрә, Мәскәү дүртенче урында. Петербур, Екатеринбур, Самар да беренче бишлектә.

Исемлекне төзегәндә кунакханәләрне аеру системасын куллану исәпкә алынган.

Русиядә "кунакханә" (гостиница) һәм "отель" сүзләре кулланылышта. Юридик затларның бердәм дәүләт реестры мәгълүматларына күрә, Русиядә "отель"ләр "кунакханә"ләргә караганда күбрәк. Юридик затлар 729 тапкыр "отель" сүзен, 586 тапкыр "кунакханә" сүзен кулланган.

Казан күрсәткечендә 81 кунакханә, 29 хостел һәм 242 юридик зат телгә алына.

XS
SM
MD
LG