Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

13 ноябрь Башкортстан язучылар берлегендә татар телендә нәшер ителгән "Акчарлак 2014" альманахының исем туе узды.

Башкортстан китап нәшриятында нәшер ителгән "Акчарлак 2014" альманахын тәкъдим итү чарасында китапта әсәрләре көн күргән авторлар, язучылар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

“Акчарлак” альманахының тәүге саны 2001 елда нәшер ителгән иде. Аннан соң 2004, 2007, 2009 елларда басылып чыкты. Әле табадан төшкәне биш ел өзеклектән соң гына чыкты. Сәбәбе - икътисади авырлыклар белән бәйле.

“Акчарлак” альманахында 28 яшь авторның әсәрләре көн күргән. Аларның берсе сатира-юмор жанрына, тугызы проза, калганнары шигърияткә карый.

Чараны ачып Башкортстан язучылар берлеге рәисе, күренекле драматург Наил Гаетбай әлеге альманахның нәшер ителүен зур вакыйга дип билгеләде. Ул чыккан китапларны тәкъдим итүдә урыс, башкорт язучыларына татарлардан үрнәк алырга чакырды.

Китап туе әдәби әсәрләрнең эстетик кыйммәте турында фикер алышу белән башланды. Татар язучылар берләшмәсенең проза секциясе рәисе, язучы Дилбәр Булатова:

Дилбәр Булатова

Дилбәр Булатова

– Акчарлак”та тугыз прозаикның әсәрләре көн күргән. Күпчелекне өлкән яшьтәге язучылар тәшкил итә. Төп темалары: мәхәббәт, бәхетсез язмыш, гаилә коллизияләре. Әсәрләрдә публицистик стиль өстенлек итә. Прозада яшьләр иҗаты, заман рухындагы әсәрләр җитми.

Шигърият һәм башка жанрларда да яңа образлар, темалар, фикерләр җитмәве билгеләнде.

Фикер алышуда төп проблема дип әдәбиятка яшьләрнең килмәве билгеләнде. Ул язучылык һөнәренең кыймммәте төшү, тел, милләт язмышы проблемалары белән аңлатылды. Чарада беренче тапкыр Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов та катнашты һәм чыгыш ясады:

Кадерле Имаметдинов

Кадерле Имаметдинов

– Биредә чыгыш ясаган һәркем туган халкы өчен хезмәт итәм дип йөри. Татар халкын рухи баету өчен үз өлешен кертергә омтыла. Киләчәктә укучылар булмау, яшьләрнең әдәбиятка килмәве турында борчылулы чыгышлар булды. Язучы үз халкын рухи канәгатьләндерергә, аның зәвыгына туры килгән әсәрләр язарга тиеш дип беләбез. Халыкны борчыган, милләт янган темалар күтәрелмәсә, ул әсәрләрнең бәясе дә шул чама. Без үзгәрешләр чорында яшибез, әдәбият та заман рухына җавап бирер, халыкны үз артыннан ияртер дип өметләнәсе килә. Ләкин язучылык һәм милләт тирәсендә фикер аерымлыклары җитәрлек.

Чыгышларда “Акчарлак” альманахын даими чыгару, яшьләрне әдәбиятка тарту чаралары тикшерелде. Китап туе чәй табыны белән тәмамланды. Чыгышлар җыр-моң белән үрелеп алып барылды. Моң белән баетуда билгеле җырчылар Асия Смакова, Фирүзә Париж кебек сәнгатькярләрнең чыгышлары ямь өстәде.

Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG