Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:50

Порошенко: Украина армиясе ил чикләрен сакларга сәләтле


Петр Порошенко

Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко армиянең ил чикләрен сакларга сәләтле һәм әзер булуын белдерде.

Җомга куәт көчләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында президент: "Донецки һәм Лугански өлкәсендәге кайбер районнарда хәлне бары тик сәяси, тынычлык юлы белән генә чишәргә мөмкин булачак. Әмма дәүләтне сакларга безнең көч тә һәм мөмкинлекләр дә бар”, диде.

Украина иминлек һәм саклану шурасының мәгълүмат үзәге рәисе Андрей Лысенко сепаратистларның җомга көнне Донецки өлкәсендәге һәм Мариополь юнәлешендәге Украин хәрбиләренең ныгытмаларын янә утка тотуын хәбәр итте.

Җомга төнендә Донбасс өлкәсендәге Никишино, Миус, Чернухино авыллары тирәсенә минометтан һәм артиллериядән атканнар.

Расланмаган мәгълүматларга күрә, Луһански өлкәсендәге Трехизбенка авылына ут ачып, биш яшьлек кыз бала үтерелгән, әнисе каты яраланган.

Соңгы тәүлектә сепаратистлар 50 тапкырдан артык тынычлык килешүен бозган, Украинаның алты хәрбие яраланган.

XS
SM
MD
LG