Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:48

Алинә Хәйретдинова: "Ирекле фикер йөртүчеләр бизнесны тизрәк кора ала"


Казанда үз бизнесы турында сөйләүче эшмәкәрләр бармак белән санарлык. Креатив студия җитәкчесе 27 яшьлек Алинә Хәйретдинова шуларның берсе.

Алинә Хәйретдинованы бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның айпадына милли бизәк төшерүче, Русия элемтә министры Николай Никифировка уникаль бүләк әзерләүче ширкәт булдырган эшкуар буларак беләләр. Үзе оештырган бизнес турында ул Азатлыкның Кызган таба тапшыруына махсус әңгәмә бирде.

Алинә, сине кем буларак таныштырыйк?

– Мин Казанда туып үстем, татар кызы. Әни – Арча, Балтач, ә әти – Болгар ягыннан. Үзем – Казанныкы, 13нче татар гимназиясендә укыдым.

Татарча бик яхшы сөйләшәсең. Үзең эшмәкәрлек өлкәсе кешесе, ә анда күбрәк рус теле хакимлек итә.

– Хәзер күп кеше рус телендә сөйләшә. Татар теле, кызганычка каршы, арткы планда калды.

Үз оешмаңда, гаиләңдә нинди телдә аралашасыз?

– Гаиләдә дә, дусларым белән дә татарча сөйләшәм. Оешмада төрлечә була.

Син – җитәкче, алар сине тыңлар иде. Ничә кеше эшлисез?

– Безнең андый бүленеш юк. Ун кеше эшлибез: мин, ярдәмчем, өч дизайнер егет, хисапчы, дүрт сатучы. Сатучылар Казандагы Үзәк универмагта (ЦУМ) һәм Арча районында кибеттә утыра.

Оешмагыз ничек дип атала?

– “Гравюра дизайн” креатив студиясе. Ачылып киткәндә мин фикеремне туплап җиткерә алмадым, шуңа гравировка буенча гына башладым. Австриядән кайткан көчле станокларның мөмкинлекләре зур. Төрле материаллардан төрле рәсемнәр ясап була. Шуңа гравюра дизайннан башладык. Без үзебезне креатив студия дип күрсәтәбез. Кешенең иҗади фикерен матди формага кадәр җиткерәбез. Бу сирәк очрый. Креатив дизайнерлар, пиар агентлыклар бар. Ә без шуларны берләштерәбез.

Сине бүген күпләр “Бизнес онлайн” электрон газетасы аша белә. Президент Рөстәм Миңнеханов айпадындагы рәсемне сез ясаган икән. Бу тарихка ачыклык керт әле. Айпадка Татарстан картасы бастырылган, тышчасына да милли бизәк төшерелгән булган.

– Президентка бүләк иде ул. Бу заказны башка реклама агентлыгы бирде. Без моңа бик горурландык. Җитди заказлар эшләгәнебез бар, тик айпадка бизәк эшләүне башлап кына җибәрүебез иде. Матур итеп ясарга тырыштык.

Озак ясадыгызмы? Президент өчен икәнен белеп эшләдегезме?

– Әйе, шуңа җитди эшләдек. Авырлык – макет ясауда. Нинди буласы билгеле, аны бозмыйча ясарга кирәк иде. Дизайнер башта компьютерда күзаллый. Аннан станок айпадка төшерә. Лазер нуры, материянең өске катламын кыздырып, рәсем ясый. Авырлык – җиһазны бозмыйча эшләүдә. Петербургка барып станокларны өйрәндек. Башта һәр материалның үзенчәлекләрен белергә тырыштык. Дүрт ел эчендә күп тәҗрибә тупладык. Тимер, пластик, алтын, көмеш үзенчәлекләрен беләбез.

Русиянең элемтә министры Николай Никифоров бүләге дә сездә ясалган икән.

– Аның тормыш иптәше бүләк ясау өчен безгә мөрәҗәгать итте. Ул махсус, эксклюзив лампа ясатты. Бик тырышып эшләдек, ул шат булды.

Алинә бу эш ир-атка хас кебек, ничек эшләп китә алдың?

– Мин кечкенәдән иҗади кеше идем. Әти нәни вакыттагы рәсемнәрдән альбом ясап куйды. Ул әле дә исән. Алар мине рухландырып үстерде.

Әтиең турында да әйтеп кит инде. Ул журналистика кешесе дип беләм.

– Әйе. “Ватаным Татарстан” газетасында хатлар бүлегендә эшләде, Сәмигулла Хәйретдинов. Безнең эштә кем нәрсә башкарасы бүленгән. Ир-атка да, хатын-кызга да җитә.

Сине иҗади эшкуарлыкка кем борып җибәрде? Белемең буенча икътисадчы бит син.

– Әтием кечкенәдән күреп алган. Соңыннан сәнгать мәктәпләрендә укыдым. Фатирларга дизайн-проектлар ясый башладым. Студент вакытта интерьер өчен рәсемнәр ясадым.

Әкренләп фикер килде – бүгенге көндә һәр кешенең үз шәхси карашы бар. Үз туган җирендә ул аны күрсәтергә тели. Кибетләрдә дизайнер әйберләрен сайлап алу катлаулы, алар аз. Шул вакытта үземә ясау уе килде, әле студиям юк иде, "Татнефтепродукт" оешмасында менеджер булып эшләдем.

Кайчан әзер булдың?

– Хыялым тормышымны иҗади эш белән бәйләү иде. Сату бүлегендә клиентларга хезмәт күрсәттем. Анда тәҗрибә алуыма мин шатмын. “Бизнес уңыш 2010” бәйгесендә катнашу өчен шарт куелды. Син әле беркем дә түгел, ачылмаган, ә клиентлар белән килешү кирәк булды. “Татнефтепродукт” оешмасының реклама бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Алар миңа ышандылар. Ачылып киткән очракта, эшлибез дигән килешү төзедек.

Ширкәт ачу өчен, бәйгедә катнашып, аз процентлы кредит оту этәргеч бирдеме?

– Әйе, яткан таш астына су акмый, диләр бит. Адымнар җиңел бирелмәде.

Өйдәгеләр ничек кабул итте?

– Борчылдылар, курыктылар, ләкин “Булдырасың, әйдә башла” диделәр.

Ни өчен, уннан бер, йөздән бер кеше генә аерылып китә? Күпләр үзен күрсәтә алмый?

– Бу бик тирән сорау. Тәрбиядән килә. Мин кечкенә чакта пыяла таптым. Шуннан сурәтләр эзләдем. Әтинең бу турыда язмасы да бар. Әти-әни безне тыңлый иде.

Бизнес ачырга шартлар бармы соң Татарстанда?

– Зур теләкләр белән, роликлар ясап менә шул бәйгедә катнашу ул Татарстан җитәкчеле биргән мөмкинлек иде. Ул IT-паркта булды. Анда яшьләр күп катнашты. Җитәкчеләргә, инвесторларга дөрес вакытта, дөрес фикер белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа елда яңа ел тәкъдиме белән чыгабыз. Без гадәттә андый очрашуларга команда белән барабыз. Фикер-идеяләрне сайтлардан, күргәзмәләрдән алабыз.

Президент сез ясаганны кайчан белде? Беренче очрашу ничек булды?

– “Бизнес успех” дигән бәйгедә аның белән күзгә-күз беренче һәм соңгы тапкыр очрашу булды. Айпадка рәсемне без ясаганны белүен дә әйтә алмыйм. Мөмкинлек булса, “Рөстәм абый, без ясадык бит аны” дип әйтер идем.

Президент белән шәхси таныш булгач, Алинәгә яшел ут биргәннәрдер дип уйлаган идем. Ачыклык керттең. Димәк, теләгән һәркем үз эшен ача ала?

– Әйе, зур теләк, дөрес команда булса, һәрбер әйберне күзаллап эшләсәң, әлбәттә була. Һәр эшнең бераз өлеше “везение”, калганы - тырышлык.

Нинди бизнес китаплары укыйсың?

– Боди Шефер. Китаплардан тыш, олырак киңәшчеләр булу, шушы юлны узган кешеләр белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу кирәк.

Икътисади яктан нинди дәрәҗәгә җиттегез?

– Дүрт ел эшлибез. Өч ел кредит түләп үтте. Быел 6 млн булыр дип көтәбез.

Башта заказ таптың, аннан команда тупладыңмы?

– Параллель рәвештә барды. Фикерләр еллар буе тупланды. Станокларның мөмкинлеге зур. Диапозон киң.

Татар бизәкләренә ихтыяҗ бармы?

– Әлбәттә бар. Хәзер этник әйберләр бик модада. Күннән каешлар, беләзекләр ясаталар. Телефон, техника өчен тышчаларга бизәк төшерәбез. Бәясе рәсем күләме, тиражына бәйле.

Сату нокталарыгыз бармы?

Әйткәнемчә, ЦУМ (Казандагы ЦУМ кибете) һәм Арчада сату нокталарыбыз эшли. Арча бик энергияле район. Анда бу өлкә әле үсеш алмаган.

Киләчәктә ни турында хыялланасың?

– Тагын сәүдә үзәкләрендә сату нокталары ачарга телим. Потенциал зур, дизайнерлар көчле. Идеялар күп. Аларны халыкка күрсәтәсе килә.

Татар фестивальләрендә үзеңне тәкъдим итмәдеңме әле?

– Юк. Әзерләнәбез үзебезне күрсәтергә. Әлегә өлгермибез. Заказлар килеп тора.

Тауарга сертификат аласызмы?

– Юк. Киләчәктә авторлык әйберләренә алынырга җыенабыз. Әлегә без заказчы идеясын тормышка ашырабыз. Аңа автор була алмыйбыз.

Документлар белән эшләү, теркәлү кыенмы?

– Хисапчы, юрист бар, алар бу сорауларны чишә. Ачылу авыр түгел. Акча, команда туплау, эшләү – мөһим.

Бүгенге команда ни өчен синең белән эшли? Нәрсә белән кызыксындыра алдың?

– Алар ирекле. Теләген, идеясен тормышка ашыра ала. Төштә күргән әйберләрен дә ясау мөмкинлеге бар.

Эш хаклары күпме?

– Процентка бәйле. Төрлечә чыга. Эш күп булганда дизайнерларның 80 мең булырга мөмкин. Уртача 40-45 мең.

Татар кызы буларак, рухи халәтеңне ничек баетасың?

– Чит илләргә йөрергә яратам. Безнең Казандагы театрларга йөрим. Соңгы тапкыр “Щелкунчик”та булдым.

Сине чит ил күбрәк рухландыра кебек?

– Иҗади яктан аларның карашлары бүтәнрәк. Алар күпкә ирекле фикерле, иҗадирак кешеләр.

Бүгенге икътисадтагы тотрыксызлык, доллар үсеше сезгә тәэсир итәме?

– Әйе. Күп материаллар Америкадан, Италиядән алына. Доллар күтәрелү безгә тәэсир итә. Бәяләр арта.

Татар кызлары, егетләре бар. Аларга әниләре, тыйнак бул, дип тәрбия бирә. Иң мөһиме укып бетер, эшле бул, дип ата-ана сценариясе буенча яшәргә өндиләр, син бу план белән килешер идеңме?

– Мин мондый сценарий белән килешмим. Андыйлар тормышын әрәмгә уздыра. Һәр бала индивидуаль. Аның мөмкинлекләре зур була. Ә әти-әниләр баладан стандарт робот ясый. Баланың теләген, омытылышын күрмиләр. Куркалар. Бәлки баланың омтылышларын күбрәк күрсәләр, бездә креатив кешеләр күбрәк булыр иде. Кызганычка каршы, аларның атна ахырын көтеп гомере уза. Ә бит бер генә тапкыр яшибез бит. Һәркемнең курыйкмыйча үз фикерен әйтеп, идеяларын тормышка ашырып, сау-сәламәт булып, үзен кирәкле тоеп, бәхетле яшәргә хакы бар.

XS
SM
MD
LG