Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлек итәргә килеште


Сергей Аксенов (c), Олег Белавенцев һәм Рөстәм Миңнеханов килешү имзалаганнан соң
Сергей Аксенов (c), Олег Белавенцев һәм Рөстәм Миңнеханов килешү имзалаганнан соң

15 ноябрь Казан Кирмәнендә Татарстан һәм Кырым республикалары арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов кул куйды.

Шундый ук килешү Татарстан хөкүмәте белән Бакчасарай районы администрациясе арасында төзелде.

Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Миңнеханов Татарстан белән Кырым хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре итеп Кырымда дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү, эшлекле багланышларны ныгыту, федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруны атаган һәм Татарстанның Кырымга бөтен проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын әйткән.

"Имзаланган килешүләр Татарстан һәм Кырымның күптәннән барган хезмәттәшлеген рәсмиләштерде. Хәзер аларның ике республика һәм гомумән Русия өчен чын нәтиҗәле булуы мөһим", дигән ул.

Татарстан хәзерге вакытта Кырым җитәкчелегенә методик ярдәм күрсәтү, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү, су белән тәэмин итү һәм җылыту системнарын булдыруда катнаша.

Татарстан белән Кырым арасында килешү имзалау чарасында Русия президентының Кырым бүлгесендә вәкиле Олег Белавенцев та катнашкан.

XS
SM
MD
LG