Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фин татарлары оешмасы террор оешмалар исемлегенә кертелгән


Фин татарлары оешмасының 75 еллыгына багышланган чәй кичәсе
Фин татарлары оешмасының 75 еллыгына багышланган чәй кичәсе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Финляндиянең Suomen Islam-seurakunta оешмасын террор оешмалар исемлегенә керткән. Бу оешма фин татарлары тарафыннан 1925 елда төзелә. Аңа хәзер 600ләп кеше керә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Финляндия илчелеге бу хәлне тикшерә, дип хәбәр итә yle порталы. Оешма "кара исемлеккә" кертүне ялгышлык дип бәяли һәм террорчылар белән бернинди элемтәләре дә булмауны белдерә.

Финляндия тышкы эшләр министры Эркки Туомиоя тәрҗемә вакытында ялгыш киткән булырга мөмкин ди. Норвегиянең NRK телерадиоширкәте мәгълүматларына күрә, Скандинавия илләрендәге берничә ислам оешмасы да исемлеккә кертелгән.

XS
SM
MD
LG