Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

Чаллыда 18нче лицейның 40 еллыгына багышланган зур тантанада татарча сүз әйттермәделәр. Татарча котлый башлаган мәгариф идарәсе вәкиле урысчага күчәргә мәҗбүр булды.

Чаллыда 18нче лицейның 40 еллыгына багышланган тантана барышында мәгариф идарәсе белгеченең татарча котлавын бүлдереп, "Говорите по-русски!" дигән таләпләр яңгырады. Тәбрикләргә килгән Халидә Шабалина бу күренешкә ризасызлык белдермичә, шундук котлау сүзләрен урысча дәвам итте.

Әлеге мәктәп Чаллыдагы КАМАЗ төзелеше гөрләп торган чорларда, 1974 елда ачыла. Шушы дәвер эчендә, аерым алганда 1990нчы еллар башында мәктәп татар мәктәбе статусын да алып эшләп ала.

Инде биредәге татарча укытуларга килгәндә, анысы шәһәрнең барча мәктәпләрендәге кебек, ярым-йортыга калды. Шулай да монда Татарстан республикасы халыклары телләре турындагы канунга нигезләнеп, татар балаларына ана телендә белем, тәрбия бирергә тырышалар. Лицей Чаллыда иң дәрәҗәлеләрдән санала. Шуңадыр да, алар үз тантаналарын шәһәр хакимияте бинасындагы 800 кешелек Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында уздыруны да кулай күргән. Тәбрикләүләр шушы лицей, шәһәр сәнгать мәктәпләре укучылары чыгышлары белән үрелеп барды.

Котлауларның урысча булганнары игътибар белән тыңланды, аларга рәхмәтләр әйтелде. Ә инде Чаллы мәгариф идарәсе белгече Халидә Шабалина шушы тантана уңаеннан барчасын татар телендә котлый башлагач, каршы чыгучылар да булды. Берничә кеше урыннардан "Говорите по-русски!" дип кычкырып, дәгва белдерде. Халидә ханым урысча сөйләү таләпләренә Татарстанда икетеллелек турында канун барлыгын искәртеп тормады, ашыга-ашыга урысча котлауларга күчте, чөнки аны шушы залда яклап чыгарлык кешеләр күренмәде. Меңгә якын кеше җыелган концертлар залында торып басып, "татар теле безнең тел ул" дип җавап бирүче бер кеше дә табылмады. Шулай да, залдагы татарлар да, урыслар да үзара беркадәр пышылдашып алдылар. Шушы пышылдаулардан урысча гына сөйләүне таләп итүчеләрнең мәктәпне 1980нче елларда тәмамлауларын аңладык.

Урысча сөйләүне таләп иткән сүзләрнең шушы тантана барган хакимият бинасында, йөзләгән укучы, укытучылар, сәнгать әһелләре, җәмгысе сигез йөздән артык кеше алдында әйтелүе җавапсыз калды.

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар теле кимсетелде. Шушы кимсетүле сүзләрдән соң чыгыш ясаучылардагы татарча фикер сөрешләр, татарча җыр-бию башкаручы укучыларда ниндидер читенсенү, татар теленнән этәрелү, оялу белән башкарылды. "Говорите по-русски!" дип кычкыручылар соңрак үзләрен ниндидер батырлар сыман хис итеп сәхнәгә дә менделәр, тәмләп чыгышлар да ясадылар.

Лицей тантанасы шушында укучылар, инде бу мәктәпне төрле елларда тәмамлап, Татарстан, Русия күләмендә танылган шәхесләр, Чаллының сәнгать мәктәпләре осталары катнашындагы чыгышлар барды.

Чаллы мәктәпләрендә татарча укытуның торышы, авырлыклары хакында да хәзер инде пенсия яшендә булган укытучылар белән генә сөйләшергә кала. Чөнки бүгенге укытучылар татарча белем бирү кирәклеген яклыйлар, ләкин шул хакта әйтергә теләмиләр, эштән җибәрүләрдән куркалар. Шуңа пенсиядә булган элекке мәгариф хезмәткәрләреннән татар телендә укыту проблемнары хакында фикер белештек. Бу тантанадан соң безнең белән булган әңгәмәдә нәкъ менә алар татарча укытуның кирәклеге, мөһимлеге турында сөйләде дә. Татар мәктәпләрендә татарча укытуда төп кыенлык-сыйныфка тупланган балаларның бер өлеше ана телен ниндидер дәрәҗәдә белә, ә калган өлеше ана телен бөтенләй белми, әти-әниләре бу юнәлештә баласына булышырга да теләми. Шул вазгыяттә, телисеңме-юкмы, урыс теленә өстенлек бирергә туры килә, диләр алар.

Лицейның 40 еллыгы бәйрәмендә урысча сөйләшүне таләп итүләргә килгәндә, тантанада катнашкан мөгаллимәләр Хөмәйрә Вилданова һәм Равия Фазлыева Азатлыкка бу күренешне татар телен һаман да санга сукмау, әле дә 1970-80нче еллардагы кебек урамнарда, кибетләрдә, транспортта, инде сәнгать йортларында да урысларның "Че там лялякаете" сүзләренең кире кайта башлавын ассызыкладылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG