Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Чуашстанның Тукай авылы халкы якшәмбе көннәрендә әдәби кичәләргә җыела башлаган. Анда татар язучыларының әсәрләре анализлана.

Тукай авылындагы әдәби кичәне булдыру нияте белән авылның имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдин чыккан. Аның сүзләренчә, алар аны инде күптән башлап җибәрергә хыялланган. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Наил хәзрәт, әдәби кичәләр уздыруның максаты нәрсәдә?

– Без әдәби кичәләрне быел мөхәррәм аеның унысында Гашура бәйрәмендә башлап җибәрдек. Ул һәр якшәмбе көнне мәчеттә оештырыла.

Үзебезнең татар язучылары, шагыйрьләребезнең искиткеч әсәрләре бар һәм балаларны, студентларны, гомумән теләгән кешене мәчеткә җыеп әсәрләр белән таныштырабыз.

Кичәне Әмирхан Еникиның “Матурлык” һәм “Әйтелмәгән васыять” әсәрләре белән башлап җибәрдек. Кичәгә кунаклар буларак элекке әдәбият укытучыларын, язучыларыбызны чакырабыз. Алар кайсы әсәргә тукталу турында үз тәҗрибәсеннән чыгып хәл итә. Без халык күңелендә тәэсир итә торган әсәрләр булуын телибез.

Тәҗрибәләре белән уртаклашырга килгән өлкәннәр

Тәҗрибәләре белән уртаклашырга килгән өлкәннәр

Мәсәлән “Матурлык” әсәрендә Бәдретдин мисалына тукталдык. Хәзер бит балаларның ата-аналарга карата мәхәббәте азая баруы күзәтелә. Шул әсәр нигезендә инде әниләрне ярату, олылауга тукталабыз, пәйгамбәребезнең хәдисләрен, Коръән аятьләрен һәм шагыйрьләрнең шигырьләре белән бергә балаларга җиткерәбез.

– Гомумән, кичәләр нинди рәвештә уза?

– Без башта килгән кунак белән таныштырабыз. Ул кунак инде алдан ук берәр әсәрне әзерләп килә. Шуннан әлеге әсәрдән берәр темага тукталабыз. Аннары кичәгә килгән өлкән яшьтәге кешеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Мәсьәлән шул ук "Матурлык" хикәясендә элекке ватылган һәм ябыштырылган чашкалар турында сүз бара. Без моның белән таныш булган апа-абыйлардан да бу хәлләр турында сөйләтәбез. Шулай итеп элекке һәм бүгенге тормышны чагыштырабыз. Шулай ук иске фотоларны күрсәтәбез. Аннары инде балалар белән дискуссия уздырабыз.

– Әсәрне кем сайлый?

– Әсәрне кунак сайлый. Бер атна элек без берәр укытучы яки язучыга әсәр сайлап килергә әйтәбез. Киләчәктә Казаннан да кунаклар - язучыларны, шагыйрьләрне чакырырбыз дип торабыз.

Бу Тукай авылыннан башка бер җирдә дә узмый дип беләм. Кичәгә килүчеләр күп, хәтта атнасына ике тапкыр ясыйк дип сораучылар да бар. Олы яшьтәгеләр дә килә. Беркемне дә бит мәҗбүри китертү юк.

Әсәрне анализлау бара

Әсәрне анализлау бара

– Кичә озак барамы, чөнки балалар озак вакыт әсәр тыңлап утырырга теләмидер.

– Әйе дөрес. Шуңа без аны чәй өстәле артында уздырабыз. Сөйләшү барышында өстәлдәге җиләк-җимешләрне авыз итәргә мөмкин. Кичә һич кенә дә туйдыргыч түгел ул бик матур алып барыла. Уртача ике сәгать дәвам итә.

Тәҗрибәле кешеләр инде кайсы әсәрнең халык күңеленә тәэсир итәчәген яхшы белә. Килгән кунак башта үзе анализ ясый, аннары инде бергәләп анализ ясыйбыз.

Без балаларны китапка тарту, аңа мәхәббәт булдырырга телибез, әлбәттә электрон китаплар да яхшы, әмма китап битеннән уку ул бөтенләй башка инде. Безнең татар әдәбиятыбыз дингә бик якын. Шуңа мәчеттә балаларга Коръән аятьләрен сөйләү бер юнәлеш, ә бу инде Коръән белән әйтә алмаганны әдәбият белән җиткерәбез. Шундый форманы сайладык.

– Әдәбият кичәләре даими мәчеттә узачакмы?

– Әйе әлегә мәчеттә. Хәзер бит безнең мәдрәсә (мәхәллә йорты) төзелеп килә. Киләсе елларда шунда дәвам итәрбез дип ниятлибез. Әлбәттә мәчетебез дә әйбәт. Аерым бүлмәдә евроремонт ясалган. Шуңа мөмкинлек бар.

XS
SM
MD
LG