Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силуанов: Нефть 60 долларга төшсә Русия икътисады рецессиягә керә


Русия финанс министры Антон Силуанов Bloomberg агентлыгына әңгәмәдә, әгәр киләсе елга нефтьнең мичкәсенә бәя 60 долларга кадәр төшсә, Русия икътисады рецессиягә керәчәчк, дип белдерде.

"Әгәр вазгыять начараюын дәвам итсә, 2015 елда рецессия котылгысыз", диде Силуанов. Ул шулай ук нефтькә бәяләр төшү һәм икътисад үсеше акрынаю 2008-2009 еллардагы кебек үк җитди булмаячак, дип тә белдерде.

Аның сүзләренчә, дәүләт йөкләмәләре үзгәртелмәячәк, әмма икенчел эшләр кичектереләчәк.

XS
SM
MD
LG