Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет картлары


Русия татарлары арасында әлегәчә беренче урынны ил имамнары, икенче урынны мәчет картлары тотып килгәннәр. Сез кайсы гына солдатның хатына карасагыз да, аның гыйззәтә лаек (кадергә лаек) вә хөрмәтә муафыйк (хөрмәткә килешле) улып торучы газиз әткәсе белән шәфкатьле әнкәсенә дога-и-сәламе бәгдендә (соңында) ил имамнарына вә һәм мәчет картларына күп-күп сәлам күндергәнен күрерсез.

Әлегәчә татарның иң тәмлесен ил имамнары белән мәчет картлары ашыйлар иде. Халыкның һәр төрле кайгы вә шатлыгында шулар белән бергә үткәрелә иде.

Хәзер исә эшләр бераз үзгәрде. Ил имамнары үзләренең борынгы иминиятләрен, кадер вә хөрмәтләрен киметтеләр. Кайберләре бөтенләй җуйды.

Борынгы имамнар иң ышанычлы кешеләр булып халык кашында (күзендә мәгънәсендә) күк кешеләре кебек изге вә гөнаһсыз күрелмештер. Соңра арадан кайсылары ахунд (югары рухани) вә мөхтәсиб исемнәрен алып ришвәт ашарга яратмышлар һәм исерткеч эчү вә хатын-кыз белән тыйнаксыз эш күрелергә дә керешмешләр.

Хәзер исә имамнар җәдидче вә хәтта арадан кайберләре дин бозгыч санала башлап, бөтен имамлыкның кадерен бетермеш вә халык күзендә өметле вә иминиятле бер сыйныфлыктан чыгып, шомлы вә куркыныч бер сыйныфка әверелмештер.

Мәчет картлары булса, һаман да элеккеге кадер-хөрмәтләрендә булып, халык кашында дин саклаучы урынын тоталар. Мәгәр, мәчет картларының үз хәлләрендә дә кайбер демонстрацияләр пәйда булды: мәчет картларының бер төрлесе үзенең элеккеге урынын тотмакчы була, үзенең алдында борынгы кебек ышанычлы, диянәтле (динле), билиттифак (бердәм рәвештә) ихтирам белән файдаланган имамны күрмәкче була. Шундый имамны күңелендә тотып вә җирдән шуны эзләп ары да сугыла, бире дә сугыла, аптырый, борчыла.

Икенче төрле әйткәндә, мәчет карты бер буш урын күрә. Ул урын борынгы имам урыны. Имам инде ул урында юк, ул инде аннан шуган. Бәс, картыбызның күзләре кыза. Ул үзен халык кашында тагы да зуррак күрсәтер өчен сүз вә эш белән имтияз (өстенлек) табарга тели.

Гомуми карашта мәчет картларының хәле авыр. Менә хәзер аларның алларында ураза тора. Уразаны бик хуплап каршы алырга кирәк иде. Аны бик күтәрергә кирәк иде. Аны бөтен кешедән кадерләтергә кирәк иде. Ләкин картның углы яки углының углы уйлап та бирми – аның кашында әллә ураза килеп җитә, әллә ураза килми – барыбер. Ул гына түгел – имам да бик салкын гына, тигез генә тора. Ул бер дә тәәссер (сиземлек) күрсәтми. Намазга йөрүләр дә шулай ук. Ураза җитә башлагач кузгала төшәргә кирәк иде. Ләкин, юк – замана бозылган.

Безнең алдыбызда мәчетнең өч карты бар: Фәтхуллаһ, Камали, Нигъмәтуллаһ. Боларның беренчесе аны-моны исәпләми. Аңарга диңгез тубыктан. Дөрес, ул намазын калдырмый, уразасын да тота. Ләкин кешедә күп эше юк. Камали чын күңеле белән кайгыра, ул аһ ора. Халыкның диндә вә дини гамәлләрдә игътибарсызлыгы аны бик каты рәнҗетә, аның эче язгы ташу кебек шаулый һәм сикерә, ләкин ул үзенең дәртенә бер генә дәрман да таба алмый. Нигъмәтуллаһ булса, халык диянәтсезләнгән саен үзен яхшырак сизә. Ул да диянәтле, ул да бик суфый, мәгәр, ул диянәт кебек мөкаддәс эштә дә гамәл өчен Аллаһ тарафыннан биреләчәк савапта да саранлык итә, ул үзе генә Аллаһка ярасын, Аллаһ үзенең савабын аңарга гына бирсен... Нигъмәтуллаһ имамнарның иминияте бетүгә куана гына. Аларның урыны бушауга Нигмәтуллаһның рәхәте генә арта.

Ошбу мәчет картлары үз урыннарында башка берәр юлда булу белән бергә боларда уртак бер әйбер бар: мәктәпләргә вә балалар тәрбиясенә бер төрле карау. Боларча, хәзерге көз башыннан ачыла торган мәктәпләр чүп тә түгел. Мөгаллимнәр сыйныфы юк, булырга да кирәкми. Кыш килеп җиткәч тә, аннан моннан мәктәп каралса, вә ул мәктәпкә берәр язу таный торган зәгыйфрәк егет чакырылса, тәмам җиткән. Мәчет картлары шундый булырга тиеш.

"Кояш", 1914 ел, №605

XS
SM
MD
LG