Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Украинаның НАТОга кермәвенә гарантия кирәк


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Би-би-си-га әңгәмәдә бер генә ил дә Украинаның НАТОга керүе хакында уйламасын өчен "100 процентлы гарантия" кирәк дип белдерде.

Мәскәү НАТОның "Русия чикләренә якынлашуын һәм көчләр тигезлеген бозарга омтылышларын туктатуы" турында ишетергә тели. Әмма, Песков сүзләренчә, Русиягә әлегә кадәр беркем дә мондый гарантия бирмәгән һәм бу вазгыять Мәскәүне борчылырга һәм саклану чаралары күрергә мәҗбүр итә.

17 ноябрьдә Украина президенты Петр Порошенко Германиянең Bild журналына әңгәмәдә НАТОга керү соравын кую иртәрәк дип белдергән иде. Элегрәк "Батькивщина" фиркасе НАТОга керү референдумын үткәрергә теләде. Әмма Украина сайлау комиссиясе инициатив төркемне теркәүдән баш тартты. Август ахырында хөкүмәт Украинаның НАТО блогыннан тыш булудан баш тарту канун өлгесен Югары Радага кертте.

XS
SM
MD
LG