Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Яңа ел бәйрәмендә "Каз өмәсе" булачак


Төмән өлкәсенең татар авылында "Каз өмәсе"
Төмән өлкәсенең татар авылында "Каз өмәсе"

Казанның "Иске шәһәр" бүлгесе башлыгы Марат Усманов шәһәр мэры Илсур Метшинга Яңа ел бәйрәмендә Иске Татар бистәсендә "Каз өмәсе" һәм театрлаштырылган тамаша үткәрергә тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдимгә җавап итеп Метшин: "Иске Татар бистәсендә Яңа ел үзгә вакыйга булырга тиеш – казаннар һәм кунаклар шәһәрнең тарихи өлешенә сәфәрләрендә күңелләрендә биналар һәм милли ашлар белән генә түгел, ә барыбыз да яраткан бәйрәмне каршы алу үзгә бизәкләр белән истә калачагын белергә тиеш", диде.

Усманов сүзләренчә бистәгә һәм анда яшәгән күренекле токымнарга багышланган документаль трилогия төшерү эшләре дә бара.

Соңрак Метшин, отель һәм ресторан хуҗалары белән очрашкан вакытта, Казан киләсе елга 2,5 миллион турист кабул итәргә тиеш дигән максат куйды. Метшин сүзләренчә, быел 1,5 миллион турист башкалага килгән.

Бу очрашуда җитешсезлекләр дә күтәрелде. Турист автобуслары туктарга урыннар булмау, туристлар өчен шәһәр урамнарында ярминкәләр һәм төрле бәйрәмнәр оештырылмау да телгә алынды.

XS
SM
MD
LG