Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орджоникидзе: ЮНЕСКОның Мәскәү бюросын ябу сәясәткә бәйле түгел


Болгар тарихи-археология комплексы ЮНЕСКО исемлегендә
Болгар тарихи-археология комплексы ЮНЕСКО исемлегендә

ЮНЕСКОның Русиядәге җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе әлеге халыкара оешманың Мәскәүдәге бюросын ябуны сәяси вазгыятькә бәйле түгел дип белдерде.

Аның сүзләренчә, ЮНЕСКО җитәкчелеге 2011 ел ахырында ук шундый тәкъдим белән чыккан булган. ЮНЕСКО алга китмәгән, күчеш чоры кичергән һәм Африкадагы илләрдә үз эшчәнлеген киңрәк җәелдерергә тели.

ЮНЕСКОның Мәскәү бюросын ябу турында бу оешмада Русиянең даими вәкиле Эленора Митрофанова белдергән иде. Аның сүзләренчә, бюро 2015 елның икенче яртысында ябылачак. Орджоникидзе рәсми ябылуның сентябрь аенда булачагын әйтә.

ЮНЕСКО (БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният бүлеге) 1945 елда оеша. Аңа 195 ил керә. Мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә халыклар һәм дәләтләр хезмәттәшлеге аша тынычлыкны, иминлекне ныгыту аның төп максаты булып тора.

XS
SM
MD
LG