Accessibility links

Кайнар хәбәр

TürkVizyon татарга кирәкме?


TürkVizyon-2014. Ярымфинал
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:02 0:00

TürkVizyon-2014. Ярымфинал. Райнур Шакир видеосы

19 ноябрь кичендә Казанда төрки халыкларның TürkVizyon-2014 җыр конкурсының ярымфиналы узды. 25 төрки дәүләттән (шул исәптән Татарстаннан да) килгән җырчылар көч сынашачак бу бәйгегә бармый калу мөмкин түгел иде, чөнки республикабызның төрки дөньяда тоткан урынын куәтләүче, ассызыклаучы бу чара татар кешесенең күңелен җилкетерлек бит! Җилкетергә тиеш иде кебек... Әмма ярым буш залны күргәч, ялгышуымны аңладым. Татарлар саны залда 30% чамасы булгандыр.

Әллә соң татарларның күпчелеге үзләренең төрки халык икәнлекләрен базарда үзбәкләрдән ташламалы өрек алганда яисә Анталиядә төрек кунакханәләрендә ашап-эчкәндә генә исенә төшерәме? Ник халкыбыз TürkVizyon-га карата бердәмлек күрсәтмәде, ник чара игътибарсыз калды? Белүемчә, бөтен төрки дәүләтләр бу бәйгене зур түземсезлек белән көткән, Казан, Татарстан белән кызыксынган, гомумән, зур һәм абруйлы чара итеп кабул иткән. Төрле дәүләтләрнең 20дән артык телеканалы TürkVizyon-ны туры эфирда трансляцияләде. Казан, Татарстан һәм аның дәрәҗәсе белән күпме төрки кардәшләребез танышты дигән сүз бит бу. Ә менә зал тутырып килергә тиешле татарлар чараның мәгънәсең аңлап җиткермәгәнме, белмичә калганмы – билгесез.

Белмичә калу да мөмкин иде, чөнки чара аз рекламаланды. Бу күренеш шактый зур проблеманы ярып салды – татар дөньясы тар гына булса да, анда пиар белән үтеп керү механизмнары эшләнмәгән, димәк. Бәлки, татар халкының абруен үстерүче халыкара чараларны рекламалау өчен махсус PR-пул оештыру кирәктер? һәрхәлдә, эшне системага салу кирәклеге ачык күренә. Аннан-моннан гына тараткан мәгълумат җитмәгәнлеккә дәлил – ярым буш зал.

Концертның оештырылуына исә тел-теш тидерерлек түгел – бер хилафлыксыз үтте. Алып баручылар да, конкурсантлар да ошады. Программада гына мин аңламаган бер хәл булды – чара никтер урыс халкының "Во поле березка стояла" көе белән башланды. Аннары тезмә рәвешендә татар көйләре дә яңгырады. Бәлки мин "Березка" җырын урысныкы дип ялгышамдыр? Әгәр ялгышмасам, аның төрки дөньяга ни катнашы бар икәнен аңлатыгызчы.

Хәзер инде финалны көтәбез, ул 21 ноябрьдә үтәчәк. Шунысын да әйтим: ярымфиналда иң күп баллны Татарстан вәкиле Айдар Сөләйманов җыйды. Димәк, финалда Айдар җиңәр дигән зур өмет бар. Горурлык хисләре кичерәсегез килсә, финалга килми калмагыз!

Алсу Исмәгыйлева
Казан

XS
SM
MD
LG