Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Су кодексын яклау чарасы узды


Су кодексына үзгәрешләр кертүгә каршы чара
Су кодексына үзгәрешләр кертүгә каршы чара

18 ноябрь Уфада Русиянең Су кодексына үзгәрешләр кертүгә каршы чара узды. Чарада катншучылар бу үзгрешләрне алга сөргән Дума депутаты Рафаэль Мәрдәншинның вазифасыннан китүен таләп иттеләр.

Каршылык чарасы башкаланың Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәнияте сарае каршындагы мәйданда узды. Пикетта иллегә якын кеше катнашты. Кулларда: “Су кодексының 44нче маддәсен саклыйк!”, “Без халыкка каршы булган суларны агулаучы канунга каршы!”, “Без кодексны үзгәртмәүне таләп итәбез!”, “Мәрдәншин - “Бердәм Русия”нең хурлыгы. Аңа дәүләт Думасында урын юк!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Каршылык чарасын “АнтиКроношпан”, “СтопКроношпан” хәрәкәтләре һәм “Яшелләр лигасы” уздырды. Чарада шулай ук “Яблоко” фиркасенең урындагы бүлекчәсе вәкилләре дә катнашты. Әлеге каршылык чарасына кадәр Уфада ялгыз пикетлар узган иде.

Чыгыш ясаучылар якын араларда Русия дәүләт Думасында Су кодексына үзгәрешләр кертеләчәге уңаеннан борчылуларын белдерделәр. Аларга караганда, үзгәрешләр башлангычы белән Башкортстанның Русия дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин чыккан. Аның тырышлыгы белән кодексны Думада карау 16 октябрь башланган. Кодекска үзгәрешләр кертелгән очракта экологиягә зур хәвеф яный.

“СтопКроношпан” хәрәкәте вәкиле Евгений Давыдов сүзләренә караганда, Су кодексына үзгәрешләр Кроношпан һәм башка шундый зарарлы ширкәтләрне төзүгә юл ача:

Евгений Давыдов
Евгений Давыдов

“Су кодексы буенча, эчә торган су алына торган җир өч кулча эчендә. Эчке кулча - су чыга, тазарту корылмалары урнашкан урын. Уртадагысы аннан күпмедер ераклыктагы радиуста урнашкан. Соңгы - өченче кулча табигать байлыкларыннан тагы да еракта. Су кодексы буенча бу кулчалар эченә кергән елгаларга заводлардан чыккан су агарга тиеш түгел. Санитар кагыйдәләр буенча исә, шул беренче кулча эченә генә калдык суларны агызырга ярамый. Депутатлар Су кодексын әлеге санитар кагыйдәләр белән яраштырырга җыена. Русиянең югары мәхкәмәсе 25 сентябрьдә Уфа янында зарарлы Кроношпан заводын төзүнең канунсыз булуы турында карар чыгарган иде. Анда мәхкәмә Кроношпанның сулары өченче кулча эченә агачагы сәбәпле, Су кодексына нигезләнеп карар чыгарды. Хәзер ул кодекс үзгәртелсә, завод төзеләчәк дигән сүз. Бу кодексны үзгәртү Кроношпан заводын һәм башка шундый төзелешләргә юл ачу өчен махсус эшләнә дип бәялим.”

“Антикроношпан” вәкиле Тамара Хәбибуллина:

Тамара Хәбибуллина
Тамара Хәбибуллина

“Русиянең Су кодексын үзгәртү башлангычы белән Русия думасындагы Башкортстан депутаты Рафаэль Мәрдәншин чыкты. Ул завод төзү, табыш алу юлында табигатьне пычрату, экологиягә зарар салу, халыкның эчәр суын агулау турында уйламый. Алар табыш артыннан куа. Без бу каршылык чарасын шул кодекстагы әлеге тәртипләр каралган 44нче маддәнең санитар кагыйдәләргә туры китерелеп алып ташлануына юл куелмасын өчен чыктык. Без халыкка каршы эшләгән депутат Мәрдәншинның депутатлык вәкаләтен алуны таләп итәбез!”

Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин исә Су кодексы һәм санитар кагыйдәләр арасындагы каршылыклар коррупциягә юл ача, шуңа каршылык бетерелергә тиеш дип исәпли. Тик депутат ни өчендер Су кодексын санитар таләпләр белән тәңгәлләштерүне күтәрә. Ә бит, югыйсә, халык өчен җан аткан кеше, киресенчә, санитар тәртипләрне Су кодексы белән тәңгәлләштерергә тиеш кебек.

Пикет ахырында әлеге таләпләр кергән резолюция кабул ителде. Чараны оештыручылар халыкның аз булуын пикетның кич узуы һәм рөхсәтнең хакимият тарафыннан шәһәр читендәге бистәгә бирелүе белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG